news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионатына килгән чит ил җанатарлары Ислам мәдәнияте музее белән кызыксына

Чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә гарәп каллиграфиясенә өйрәттеләр.

Дөнья чемпионатына килгән чит ил җанатарлары Ислам мәдәнияте музее белән кызыксына
Александр Эшкинин

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты башлангач, Ислам мәдәнияте музеена килүчеләр күпкә арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музееның әйдәп баручы белгече Венера Мәрдәнова хәбәр итте. IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә ул бүген “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив мәйданчыгында Сөембикә ролен башкарды. Биредә теләүчеләргә гарәп каллиграфиясен өйрәтте. Журналистлар һәм волонтерлар үз исемнәрен гарәпчә язды.

“Чемпионат башлангач килүчеләр бик күп. Безгә испанлылар, иран халкы, Колумбия, Польшадан күп килделәр. Тулаем алганда, “Кол Шәриф”кә көненә 6-7 мең кеше килә, шунда аска безнең музейга төшүчеләр дә бар. Уртача өч мең кеше керә дип әйтергә була. Җанатарлар паспорты белән ташлама да каралган. Кызыксынучылар күп, аеруча иранлылар күп керде. Алар гыйбадәт кылырга да, музейга да керә. Тел семьялыгы башка булса да, аларда да гарәп графикасы кулланыла. Безнең анда гарәп телендә китаплар күп, иранлылар безгә хәтта китапларны кычкырып та укыды. Фарсы телендә китапларны шигъри матур итеп укыдылар. Поляклар мастер-класска түгел, алар безнең экспозицияне карарга кергән иде", - дип сөйләде Венера Мәрдәнова.

Ул чит ил кешеләре өчен мастер-класслар инглиз телендә үткәрелүен әйтте. "Мастер-классларга гадәттә оешкан төстә 10 кешелек төркемнәрне алдан язылу буенча кабул итәбез", - диде.

Венера Мәрдәнова әйтүенчә, кайчак бик катлаулы каллиграфик композицияләр була, аларда гарәп хәрефләрен танып сүзне уку авыррак. Шундыйларның берсе – аккош рәвешендә ясалганына бүген “бәрәкәт” сүзе яшеренгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100