Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөнья чемпионатына Казанда “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Чаша”га кадәр мәйдан төзекләндерелә
Проект “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы буенча 57 объект исемлегенә кергән.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Киләсе елда Татарстан Президенты ярдәмчесе, “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы кураторы Наталия Фишман командасы “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы буенча 57 объект исәбендә “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Казан” гаилә үзәгенә кадәр мәйданны төзекләндерә. Бу хакта бүген Фишман Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде.
Проект нәшрият ягыннан Чистай һәм Сибгат Хәким урамнарын киңәйтү өчен эшләнә.
“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан 2018 елда җәен футбол буенча Дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале уздыру өчен кулланылачак. Шулай ук биредә фан-зона булачак, анда матчларны трансляцияләү өчен олы экраннар куелачак.
Хәзер биредәге машиналар кую урыны ябык. 2018 елның гыйнварыннан бинага килү юллары ябыла. Моннан тыш, 2 гыйнвардан март ахырына кадәр “Казан” гаилә үзәге никахларны биредә теркәүне туктатып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз