news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионатына кадәр волонтерларның бурычлары катгыйланырга мөмкин – Александр Карпов

Футбол буенча дөнья чемпионатында 2 тапкырга күбрәк волонтер җәлеп ителәчәк.

Дөнья чемпионатына кадәр волонтерларның бурычлары катгыйланырга мөмкин – Александр Карпов
Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов Футбол буенча дөнья чемпионатына 2 тапкыр күбрәк волонтер җәлеп ителәчәге турында әйтте.

“Быел безнең 8 команда уйный, икенче елга - бөтен дөнья. 1000 - шәһәр волонтеры, 2400 Дөнья чемпионаты волонтеры булачак. Әмма мин хәзердән үк бу саннарның тагын да күбрәк булуын сизәм. Әзерлек эшләре шул ук калачак. Әмма шәһәр дә, FIFA да яңа кагыйдәләр кертергә мөмкин. “Кыр”га бөтен яктан да әзер булган волонтер чыгачак”, – диде Александр Карпов. 

Исегезгә төшерик, Казанда Конфедерацияләр Кубогына 1260 волонтер җәлеп ителде. Шулай ук, 700 шәһәр волонтеры да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100