Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөнья чемпионаты вакытында тәртипне Росгвардия хезмәткәрләре дә саклаячак
Алексей Песошин 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздырганда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча киңәшмәдә катнашты.
(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Алексей Песошин 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздырганда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция элемтә режимында узган координацион киңәшмәдә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) директоры, армия генералы Виктор Золотов алып барды. Шулай ук киңәшмә эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан буенча милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров та катнашты.
Киңәшмәне ачып, Росгвардия директоры турнирда катнашучы шәһәрләрнең күбесе Идел буе федераль округында – Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранскида урнашуын, аларда куркынычсызлыкны Росгвардиянең дүрт төркеме тәэмин итәчәген билгеләп үтте.
Михаил Бабич үз чыгышында төбәк хакимияте башкарма органнарына куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәк булачагын җиткерде.
“Турнир узасы шәһәрләргә утыздан да ким булмаган илдән ике миллионнан артык турист, спортчы, халыкара делегация, гаммәви матбугат чарасы вәкилләре килүе көтелә”, – дип билгеләп үтте ул һәм барлык урыннарда куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген искәртте.
Чарада катнашучылар бу мәсьәләдә алга таба эш юнәлешләре турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз