news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты вакытында түләүсез поездларда Казанга 57 мең җанатар килгән

Бер айлык футбол чарасында 122 ил җанатарлары пассажир булган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Футбол буенча Дөнья чемпионатын вакытында, 13 июньнән 10 июльгә кадәр, түләүсез поездларда Казанга 57 мең җанатар килеп киткән. Бу хакта Чемпионатның Транспорт дирекциясе статистикасында хәбәр ителә.

  • Татарстан башкаласында төркем этабының дүрт матчы һәм плей-оффның ике матчы узды. Түләүсез поездларда Казанга 122 ил җанатарлары килде.

Җанатарларны түләүсез 108 поезд ташыган. Аларның алтмышы Казаннан (Түбән Новгород, Екатеринбург, Волгоград, Самара, Санкт-Петербург, Саранск һәм Мәскәү шәһәрләренә Саратов, Владимир һәм Тверьдә тукталыш ясап барган) киткән. Казанга исә шундый 8 поезд (Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Саранск шәһәрләренә Тверь, Мәскәү һәм Владимирда тукталыш ясап) килгән.

"Казан-2" тимер юл вокзалына Мәскәү һәм Екатеринбург арасындагы юл буйлап 12 өстәмә состав пассажирлар ташыган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100