news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионаты вакытында мөселман кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк

Мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә.

Дөнья чемпионаты вакытында мөселман кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына «швед өстәле»ндә иртәнге аш, мөселман илләреннән килгән кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты киңәше белән, кунакханәләрдә татар милли ризыкларын авыз итеп булачак.

«Туристлар милли ризыкларга карата зур кызыксыну белдерә. Мөселман туристларының таләпләре, нигездә, туклануга кагыла. Казандагы өч кунакханә «хәләл» стандартлары буенча классификация үткән инде, тиздән тагын берничәсе шушы процессны узачак», - дип ышандырды ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Сергей Иванов сүзләренчә, мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә. Кунакханәләргә кием-салым, гыйбадәт бүлмәләренә карата таләпләр куела. Әмма алар нигездә «хәләл туклану»га кагыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot