news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты вакытында Казанда төпләнә алмыйбыз – Иран футбол җыелмасы баш тренеры

Карлуш Кейруш "Рубин" футболчысы Сердар Азмунның җыелма команда өчен гол кертү серен ачты.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Иран футбол җыелма командасы баш тренеры Карлуш Кейруш Россия футболчыларына каршы иптәшләрчә уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

“Бүгенге матч безнең футболчыларга халыкара дәрәҗәдәге уеннарга әзерлек өчен яхшы дәрес булды. Тамашачылар да канәгатьлек алгандыр”, – диде Иран җыелмасы баш тренеры.

Карлуш Кейруш команда һөҗүмчесе Сердар Азмунның ил җыелмасы өчен уйнаганда даими рәвештә гол кертүенә, ә "Рубин"да уңышка ирешә алмавына да тукталды.

“Моның сере юк. Аның яшь, талантлы уенчы булуын онытмаска кирәк. Ил җыелмасы өчен уйнаганда без аны рухландырырга, дөрес юнәлеш бирергә тырышабыз. Ә клуб өчен уенга килгәндә, монда башка төрлерәк вазгыять. Ул бит “Рубин”нан “Ростов”ка, аннары кабат Казанга күченде. Яшь футболчы өчен теге яки бу командага күченү һәрвакыт ияләнү өчен вакыт таләп итә. Вакыт узу белән ул булган басымнан өстен чыгар һәм үз дәрәҗәсенә күтәерелер, – дип фикерләрен җиткерде Иран командасы баш тренеры.

Карлуш Кейруштан Казан шәһәре турында да сораштылар. Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласына төпләнерләрме?

“Казан – бик яхшы шәһәр. Шуңа да башта Казанга өстенлек биргән идек. Биредә өч-дүрт көн булып, инфраструктура белән таныштым, барысы да ошады. Ләкин безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында без база өчен башка шәһәр сайларга мәҗбүрбез”, – диде Кейруш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100