news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк

Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале мәйданында булачак.

Дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк
Султан Исхаков

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк. Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале мәйданында булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“18 мобиль бригада трибуналарда булачак. Биредә FIFA таләпләре буенча эшләячәкбез. Без берничә тапкыр өйрәнүләр, күнекмәләр уздырдык. Табиблар белән радиоэлемтә ярдәмендә хәбәрләшәчәкбез”, — диде Илдар Фатыйхов.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена” стадионында 11 медицина пункты, шул исәптән тамашачылар өчен төп клиника эшләячәк. 20 мобиль медицина бригадасы, 16 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.

Җанатарлар фестивале мәйданында биш урынга реанимация кровате булган төп медицина пункты ачылачак, биш мобиль медицина бригадасы, шулай ук биш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.

Медицина пунктларында табибларга чит телләрне белүче волонтерлар ярдәм итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100