news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты вакытында инклюзив парклар төзүне максат итеп куйдык - Олег Пилецкий

"Дөнья чемпионатыннан соң мондый парклар булдырылу тарихка кереп калачак", - ди Россиядə тышкы элемтəлəр һəм багланышлар проектында система җитəкчесе.

Дөнья чемпионаты вакытында инклюзив парклар төзүне максат итеп куйдык - Олег Пилецкий
Александр Эшкинин

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Футбол буенча Дөнья чемпионатына əзерлəнгән вакытта инклюзив парклар төзү максат итеп куелган.  Россиядə тышкы элемтəлəр һəм багланышлар проекты командасының Coca-cola системасы җитəкчесе Олег Пилецкий шул хакта əйтте. Бу турыда ул "Татар-информ" хəбəрчесенə сөйлəде.

"Футбол буенча Дөнья чемпионатын инклюзив проектлар булдыру өчен төп мəйданчык итеп сайладык. Мөмкинлеклəре чикле булган кешелəр дə җəмгыятебезнең бер өлеше булуын телəдек һəм чемпионат вакытында инклюзив парклар төзүне максат итеп куйдык", - диде Олег Пилецкий.

Олег Пилецкий быел үткəн футбол Чемпионаты матчларында мөмкинлеклəре чикле булган кешелəр дə катнашканын əйтте. "Без аларга уен башланыр алдыннан əлəмне тотып бару мөмкинчелеген бирдек. Даун синдромы белəн авырган Алинə Макарова дигəн кыз хөкемдарның ассистенты булды", - диде ул.

"Казанның "Ярдəм" мəчете үзəгендə инклюзив уен паркы ачылуга бик шатмын. Дөнья чемпионатыннан соң мондый парклар булдырылу тарихка кереп калачак", - диде Олег Пилецкий. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100