news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты вакытында "ашыгыч ярдәм" тәүлек әйләнәсе кизү торачак

50 бригада һәм 12 медпункт махсус режимда эшләячәк.

Дөнья чемпионаты вакытында "ашыгыч ярдәм" тәүлек әйләнәсе кизү торачак
Султан Исхаков

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Валерия Белова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тәүлек әйләнәсендә кунакханәләр һәм команда базалары янәшәсендә кизү торачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“Кунакханәләрдә даими булачак бригадалар теркәлә. Аерым бригада футболчыларны юлда озатып йөриячәк”, - дип аңлатты министр урынбасары.

 “Ак Барс” хоккей клубы, “Рубин” футбол клубы һәм “Казан” тау чаңгысы комплексындагы команда базаларында бригадалар кизү торачак.

Шулай ук “Хезмәт резервлары”, “Зөя”, “Электрон” һәм Үзәк стадионнардагы күнекмә мәйданнарында ашыгыч ярдәм машиналары даими булачак.

Бер үк вакытта барлыгы 26 бригада, 25 мобиль бригада, 12 медицина пункты ярдәм күрсәтергә әзер торачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100