news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты узуга бәйле рәвештә май ахырыннан тулай торакларны бушата башлаячаклар

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева МИСиС милли технология университеты студентлары белән аралашкан вакытта шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева студентларга, алар яшәгән тулай торакларга хокук саклау органнары хезмәткәрләрен урнаштыруга бәйле рәвештә, 2018 елда узачак дөнья чемпионаты вакытында аларның ничек укыячагын аңлатты. Бу хакта Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

«Уку программаларының вакыты күчереләчәк, аның сезгә зыяны тимәячәк, инде май ахырыннан тулай торакларны бушата башлаячаклар – барысы да уйланган һәм килештерелгән», - диде Васильева МИСиС милли технология университеты студентлары белән аралашкан вакытта.

Ул ачыклык керткәнчә, дөнья чемпионатында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тулай торакларны гадәттәгедән алдарак бушату күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер төбәк вузларында уку елы иртәрәк төгәлләнәчәк.

Моңа кадәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында студентлар дөнья чемпионаты вакытында үзләре яшәгән тулай торакларга хокук саклау органнары хезмәткәрләрен урнаштыру нәтиҗәсендә зыян күрмәячәк, полиция вәкилләре җәен буш торган бүлмәләрдә яшәячәк, дип белдергәннәр иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100