news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты уңаеннан, төнге Казан буйлап юл күрсәткече чыгаралар

Белешмәлектә истәлекле урыннары, мәдәни мирас объектлары, төнге клублар, күңел ачу үзәкләре һ.б. турында мәглъмат булачак.

Дөнья чемпионаты уңаеннан, төнге Казан буйлап юл күрсәткече чыгаралар
Рамиль Гали

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2018 елгы дөнья чемпионаты уңаеннан, кичке һәм төнге Казан буйлап юл күрсәткече чыгарачаклар. Шул хактагы мәгълүмат мэрия сайтында урнаштырылган.

Белешмәлектә күзәтү мәйданчыклары, шәһәрнең истәлекле урыннары, мәдәни мирас объектлары, гастрономия биналары, төнге клублар, күңел ачу үзәкләре, театрлар һәм кинотеатрлар турында мәгълүмат булачак.

Рус һәм инглиз телләрендәге китапчыкны җәмәгать туклануы урыннары, кунакханәләр һәм күңел ачу биналарында таратачаклар. Белешмәлекне шулай ук махсус «төнге волонтерлар»дан да алып булачак. Тиражы 100 мең данә тәшкил итәчәк.

Алга таба шундый эчтәлектәге мобиль кушымта булдыру да күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100