news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионаты турында FIFA президенты: Бу - фантастика

Джанни Инфантино Россиядәге Чемпионат турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). FIFA президенты Россиядәге Дөнья чемпионатын фантастика дип атады. Бу хакта ТАСС яза.

FIFA президенты Джанни Инфантино Россиядәге футбол буенча Дөнья чемпионаты турында хис-кичерешләре белән уртаклашкан. Джанни Инфантино илнең спорт инфраструктурасы дәрәҗәсен югары бәяләгән. Ул Чемпионат уза торган шәһәрләрдә кунакчыллык мохитен аерым әйткән.

“Бу - фантастика. Барысы да искитмәле. Аңлатып бетермәслек атмосфера. Искиткеч кешеләр, бик матур матчлар. Әлеге бөек вакыйганың шаһиты булу – зур горурлык!” - диде Джанни Инфантино.

news_right_1
news_right_2
news_bot