Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дөнья чемпионаты матчлары узачак кайбер шәһәрләргә самолет билетлары 40 процентка арта
2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Мәскәүдән Казанга самолетта очу бәясе 9058 сумга кадәр артачак.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда үзләрендә футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк Россия шәһәрләрендә авиабилетларга сорау узган атнада шактый артты. Кайбер юнәлешләр буенча бәяләр 40 проценттан да артып китә, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы Aviasales эзләү системасының PR-директоры Янис Дзениска сылтама ясап.
Дзенис сүзләренчә, финал матчына Санкт-Петербургтан Мәскәүгә самолетта очу бәясе хәзер 10 370 сум тәшкил итә, гадәти көннәрдә ул 6 мең сумнан артмый. Екатеринбургтан Мәскәүгә очу бәясе – 5, Сочидан 14 процентка күтәрелә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, башка юнәлешләр буенча да шундый хәл күзәтелә. Мәскәүлеләргә Санкт-Петербургтагы ярымфинал матчын карау өчен очкычка билетны – 41, Башкортстан җанатарларына исә 44 процентка кыйммәтрәк бәягә сатып алырга туры киләчәк.
Түбән Новгород, Казан, Сочи һәм Самара шәһәрләрендә дә шундый ук тенденция күзәтелә. Самарада 7 июльдә узачак чирек финал матчларына Мәскәүдән самолетта очу бәясе нибары бер процентка артып, 7 798 сум тәшкил итсә, Казанга очу бәясе 42 процентка үсеп, 9 058 сумга җитәчәк, диде компания вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз