news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионаты кысаларында Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә концерт узачак көн билгеле

Концертта Америка татарлары да чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда, футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, 11 июльдә Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

"Бу халыкара проект. Моның белән Әлфия апаның кызы Зөлфия шөгыльләнә. Ул гаиләсе белән Америкада яши. Американың татар башкаручылары белән сөйләшкән. Алар Казанга килеп, Әлфия Авзалова җырларын башкарырга тели. Без аларга виза ярдәме оештырабыз. Бер-ике атнадан кемнәр киләчәге тәгаен билгеле булачак. Бу чараның асылы ниндидер йолдыз килеп, Әлфия апа җырларын башкаруы түгел, ә теләүчеләрнең яңа аранжировкаларда аның җырларын яңгыратуда", - дип белдерде Эльвира Камалова.

Аның сүзләренчә, концертта Татарстан артистлары да чыгыш ясаячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot