news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья чемпионаты кунакларының 93 проценты дусларына Казанга барырга тәкъдим итәчәк

Футбол мундиале җанатарларының күпчелек өлеше үзләрен Татарстанда каршылаудан канәгать калган.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларының күбесе Татарстанга яңадан килергә һәм дусларына да Казанга барырга тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

“Республикага Чемпионат көннәрендә килүчеләрнең 93 проценты Казандагы тәэсирләрен 10 баллы система буенча, 8 – 10 балл итеп бәяләде. Шул ук вакытта 90 проценттан күбрәге 10 балл белән бәяләде. Кунакларның күпчелеге яңадан килергә яисә сәяхәтләрен кабат Татарстанга планлаштырырга дип китте. Казанга килүчеләрнең 93 проценты үз дусларына Казанга һәм Татарстанга сәяхәт тәкъдим итәргә әзер”, - диде Иванов саннар китереп.

Кунакларга транспорт, кунакханәләр, туклану, татарстанлыларның ачык һәм мөлаем булуы, волонтерларның игътибарлылыгы, шулай ук төбәктә төрле дин тотучыларның һәм төрле милләт вәкилләренең тыныч яшәве ошаган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100