news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина футболчы Месси белән очрашырга хыяллана

Җырчы мондый бәхет тәтесә, һичшиксез, бу хакта балаларына сөйләячәген әйтте.

Дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина футболчы Месси белән очрашырга хыяллана
Александр Эшкинин

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Эльмира Кәлимуллина Аргентина җыелмасы өчен уйнаучы танылган футбол остасы Лионель Месси белән очрашу турында хыяллана. Бу хакта ул бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

“Беләсезме, иртән генә шул хакта уйланган идем. Месси белән очрашырга тәкъдим итсәләр, ә миңа берәр җиргә очарга кирәк булса, мин китми калыр идем. Чөнки бу вакыйга турында балаларга да сөйләргә була. Бу бәхет тәтесә, һичшиксез, балаларга сөйләячәкмен”, - ди җырчы.

Эльмира Кәлимуллина Чемпионатның Россиядә узуы үзе үк зур вакыйга булуын әйтте. “Хәтта футболдан күпкә ерак булган әни дә кичә минем белән футбол карады”, - диде ул.

Җырчы 30 июньдә Чемпионат финалының 1/8 өлешендә Казанда уйнаячак Аргентина һәм Франция командалары матчын түземсезлек белән көтүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot