news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья буйлап үткәрелә торган Сабан туеның максат-бурычлары башка – Фәнзилә Җәүһәрова

Сабан туеның чын йөзе, чын рухы хәзер авылларда гына сакланып калды, ди ул.

Дөнья буйлап үткәрелә торган Сабан туеның максат-бурычлары башка – Фәнзилә Җәүһәрова
Султан Исхаков

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Сабан туе – “Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында”гы канун тарафыннан якланырга тиеш. Безгә борынгы йолаларны саклап калган, терминнар, гореф-гадәтләрне эченә алган, авылларда үткәрелә торган Сабан туйлары кызыклы. Әмма чит илләрдә үткәрелә торганы түгел”, – диде бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. Журналистлар белән очрашу Татарстанның “Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында”гы канунына багышланган иде.

Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Сабан туеның чын йөзе, чын рухы хәзер авылларда гына сакланып калды.

“Бөтен дөнья буйлап үткәрелә торган Сабан туеның максатлары һәм бурычлары бөтенләй башка. Без бу Сабан туйлар аша татар милләтен толерант, мәдәниятле, мәдәниятләштерүче милләт буларак бөтен дөньяга күрсәтәбез”, – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100