news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәниз Бәдретдин: "Татардан Евровидениегә чыгарырлык бер генә җырчы бар"

Финляндия татары фикеренчә, татар музыкасына халыкара аренага чыгуга үз эченә бикләнеп яту комачаулый.

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Финляндия татары, музыкант Дәниз Бәдретдин “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә быел май аенда чыккан “SUPER TATAR” альбомы, Татарстандагы альтернатив музыка башкаручыларның перспективалары турында сөйләде һәм Татарстанны ничек чит илләрдә танытып була дигән фикерләре белән уртаклашты.

“SUPER TATAR” лар: Муса Малик, Иркә Гайнемөхәммәтова, Илнар Фатыйхов, Тимур Сафаров, Дәниз Бәдретдин

-Дәниз, сезнең май аенда “SUPER TATAR” җыентыгы чыккан иде, аны әзерләргә нәрсә этәрде?

-Бу бик дәвамлы проект. Бу дискка кергән җырларның күбесен мин бала чагымда чәй кичәләрендә ишетә идем. Бездә, Финляндиядә, шундый мәдәни кичәләр була иде. Ул заманда мин 14-15 яшьтә булганга, аларны заманча ишетергә тели идем. Карт апалар аларны үзләренчә башкара, ул миңа һич тә ошамады. Әмма җырлары ошады.

Җырлар башыма кереп калып, бу процесс мине 20 ел буе борчып торды. Мин сиздем – аларның аранжировкаларына бераз блюз, джаз да кертеп була икән. Аны эшләр өчен яңа ансамбль, яңа кешеләр табарга кирәк дигән фикер туды. Ул замандагы ансамблем “КГБ” – “Казан группасы Бәдретдин” – әйбәт, әмма стиль ягыннан ул туры килми. Шуңа күрә монда яңа артистлар таптым. Барысы да Казаннан. Муса Малик, Иркә Гайнемөхәммәтова, Илнар Фатыйхов, барабанда Тимур Сафаров һәм үзем.

-Ни өчен бу башкаручыларны чакырырга булдыгыз?

-Мин музыкантларны аерым эзләмәдем. Һәрберсе миңа үзләре очрады. Бу бик кызык булды. Ул эш турында ничә ел уйлап йөрдем. Соңгы артист белән очрашкач, бу кешеләрне җыеп, ансамбль ясарга мөмкин икәнен аңладым. Безгә кушылган иң соңгы музыкант Муса Малик иде.

Мин аны беренче күргәндә аңа нибары 7 яшь иде. “Башкарма” ансамбле белән Татарстанга килгәч, без аны сәхнәгә чыгардык. Шуннан соң аның белән бер дә очрашырга туры килмәде. Конгресста очраштык, ул минем янга килде дә: “Исәнмесез, Дәниз абый! Хәтерлисезме мине?” – диде. Ул Муса Малик икәнен әйткәч, искә төшердем.

Ул Германиягә китеп, анда 15 ел яшәгәнен, хәзер минем белән нинди дә булса уртак эш башкарасы килүен әйтте.

Иркә Гайнемөхәммәтова белән мин биш ел элек күрешкән идем. Шул вакытта миңа скрипкада уйнавы ошады. Фатыйховны “Алканат”та белдем. Ул бас-гитарист, һәр стильдә уйный белә. Аның аркылы безгә барабанчы Тимур килде. Ансамбль шулай җыелды.

“SUPER TATAR” – борынгы мирас заманча

-Бу җырларны тамашачы ничек кабул итте?

-Минем уйлавымча, безнең музыка әйбәт кабул ителде. Кемнәр безне кабул итә алмады - алар безнең музыканы рок-музыка үрнәге дип атаучылар. Әмма бу һич тә алай түгел. Бу безнең борынгы татар җырлары, аларга дистә еллар, кайберләренә 100 елдан артыграк. Аларга яңа аранжировка, бигрәк тә скрипка кебек инструмент керткәч, стильнең характеры үзгәрә. Мин уйлыйм, гади халык әүвәлге дискларга караганда моны күбрәк кабул итте. Прогрессив кешеләр, кемнәр алга таба баруны, рок-музыканы яңартырга тели, алар өчен бу шок булды.

-Татарстанда, белүемчә, ниндидер заказлар да бар?

-Әйе, Мәдәният министрлыгы зур заказ бирде, без аларга тапшырдык. Безнең SUPER TATAR Rhythm & Etno Band төркеменең яңа дискы Mishar tatar rhuthm blues исемендә чыкты.

-Ни өчен шулай атадыгыз?

-Чөнки без, Фин татарлары, күбебез мишәрләр инде. Безнең үзебезгә генә хас музыкаль мәдәниятебез, тарихыбыз бар. Музыкантлар Казан татарлары. Мин һич тә ике халыкны аерырга теләмим – мишәр дип, башкасы дип... Ләкин фактларны да сөйләргә кирәк, аны каплап торырга ярамый. Татар халкы арасында төрле кавемнәр бар, ә мишәрләр шуларның берсе. Безнең шул ук телебез, шул ук мәдәниятебез, шул ук динебез.

“Җырның сүзе татарча булса, ул инде татар музыкасы”

-Без фин татарлары дигәндә 90 нчы елларда килеп кергән иде “Башкарма”, сезнең җырлар аркылы беләбез. Хәзер сезнең яшьләр арасында яшь башкаручылар бармы, әллә глобальләшү процессы сезгә дә тәэсир итәме?

-Табигый, тәэсир итә. Без аз, диаспорада 700 кеше. Ләкин мин яшьләргә үз үрнәгем белән күрсәтергә тырышам. Минем музыка аларга тәэсир иткәндер дигән уем бар. Кемдер заманча татар музыкасы нәрсә ул дип сораса, ул рок, блюз, джаз тәэсирендә татар телендә җырланган музыка була ала дим. Шул фикерне мин яшьләргә җиткерергә тырышам.

Сездә дә заманча музыкантлар бар, алар да музыканы үзләренә ошаганча яза. Алар күңелләре нәрсә тоя, шулай яза, ә җырның сүзләре татар телендә. Минемчә, ул татар музыкасы.

Бездәге яшьләр арасында бу әйбер белән кызыксынучылар бар. Аларның берсе поп-джаз консерваториясендә укучы Өмет Бәдретдин, ул минем туганнан туганымның улы. Аның берничә дусты бар, кызыксынулары бар. Мин алар белән эшләсәм, эшлиләр, туктасам, туктыйлар. Әлегә аларның үзләреннән чыккан теләк юк.

Аннары бездә заманча татар җырларын башкаручы 12-15 яшьлек кызларыбыз бар. Аларга аранжировканы Муса Малик ясады. Аларда башкарырлык талант һәм теләк бар.

“Татарстанда заманча аранжировка кабул ителми”

Яшь буынны татар музыкасы белән кызыксындырырга теләсәк, безгә иске җырларыбызның аранжировкасын заманчага әйләндерергә кирәк. Бөтенләй башка төрле каршы алалар, яшьләр бөтенләй башкача кызыксыналар.

Кызганычка каршы, Татарстанда шундый проблема бар. Мондагы академиклар, алар һичшиксез белемле, белемнәрен кимсетмим, әмма алар татар халык җырлары төгәл нота буенча җырланмаса, уйналмаса, алар аны һич тә кабул итә алмый. Бөтен башка дөньяда – Америка булсын, Африка булсын, Азия, Европа – алар башка халык музыкасыннан, заманча музыкадан тәэсир эзли һәм үз халык музыкасында куллана. Ә Татарстанда моны никтер кабул итмиләр. Бу нык зур югалту.

Бу дискта да шундый җырлар бар. Иркә Гайнемөхәммәтова җырлый. Диск чыккач, тәнкыйть килер инде диде ул. Икенче көнне үк телефонына хәбәр килде – кызым, тавышың бик матур, әмма терес (хаталы) җырлыйсың. Ул әйтә - беләм, әмма Дәниз импровизация ярый дип әйтте ди. Ә, Дәниз әйткән булса, ярый алайса, диләр. Иркә ноталар буенча түгел, азат фикерле, импровизация ясап җырлый.

“Телне югалтуга бернинди сылтау уйлап табарга кирәкми”

-Фин татарлары арасындагы яшь башкаручыларны Татарстанда таныту теләге юкмы?

-Бар, ләкин алар әле яшьләр, бераз үссеннәр. Ул аларның әлегә хобби. Ике-өч кыз бар, аларның теләге булса, әти-әниләренең рөхсәте булса, чыгарлар.

- Фин татарлары чит җирдә яшәп тә, үз милләтеңне саклап калу үрнәге итеп күрсәтелә. Сезнең инде бу хакта күп тапкырлар сөйләгәнегез бар, моны аңлаттыгыз, хәзер дә шушы процесс дәвам итәме?

-Дәвам итә. Телне саклар өчен көрәшәбез. Хәзер көрәшергә күбрәк тә кирәк, чөнки глобализация процессы тәэсире күренә. Әмма өйдәге принциплардан карый – өйдә татарча сөйләшергә кирәк.

Миңа бернинди дә сылтаулар уйлап табарга кирәкми. Татарстанда нигә татарча сөйләшеп булмый, нигә русча сөйлиләр дигән бик күп сылтаулар әйтәләр. Рус мәктәбенә керә, русча белмәс дип куркалар. Безнең тәҗрибә шундый – Финляндиядә татар гаиләсе баласы белән өйдә татарча гына сөйләшә. Баланы башка балалар белән уйнарга чыгарсаң, бер айда фин телендә камил сөйләшә. Сездә дә шулай ук. Өйдә татарча сөйләшегез, баланы урамга, бакчага чыгарыгыз, ул бит русчага тиз өйрәнә. Рус теле бөтен яктан – телевидение, урамнан килә.

Икенче сылтау бар. Оныгың нигә татарча сөйләшми? - Хатыным рус яки киленем, киявем рус.

Минем яшь улым тел олимпиадасына беренче урын алды, яшьләр форумында чыгыш ясады. Аның әнисе фин. Ә ул татарча сөйләшә. Ә без Финляндиядә азчылык! Ә сез монда күп була торып, шул сылтауны чыгарасыз. Киленем рус, тегесе болай, имеш шул тәэсир итә. Ул эшне килешеп эшләп була. Без дә әнисе белән шулай килештек– ул гел финча сөйләде, мин гел татарча. Бала ике телгә дә өйрәнде.

-Дәниз, нигә сездә шулай, ә бездә болай?

-Ул бит карашка бәйле – син үзенә ышанасыңмы? Никтер үзләренә ышанмыйлар, татар теле белән горурланмыйлар. Ул бит шуны аңлата. Кешеләр нигәдер телне санламыйлар.

Сезнең Президентка рәхмәт укыйбыз, ул бездә кунакта булганда татар теле укытучыбыз аңа китаплар сорап мөрәҗәгать итте. Сездә бик әйбәт татар теле китаплары бар, аларны латиницага әйләндереп, чыгарыр идек. Без инде берничә китапны чыгардык, ул бик әйбәт китаплар. Телне өйрәтелер өчен бик әйбәт.

"Җамаланың Евровидениедә җиңүе кырым татары булганы өчен генә түгел"

-Быел Евровидениедә кырым татар кызы җиңеп чыкты. Сез ничек уйлыйсыз, татарда да шушы бәйгедә чыгыш ясап, җиңеп чыга алырлык җырчылар бармы?

-Үземнекен мактыйм. Үз ансамблемнән әйтсәм, Иркә Гайнемөхәммәтованың “Сулар буйлап” яки “Сөясеңме дип ник сорыйсың”ны әйбәт мисал дияр идем. Алар белән Евровидениегә оялмыйча кереп була.

Вазгыять шулай - Татарстанда да күп яхшы җырчылар бар. Әмма Җамаланың җиңүе ул кырым татары булган өчен генә түгел. Ул халыкара артист. Ул Евровидениегә барганчы дөнья буйлап төрле стильләрдә чыгышлар ясаган һәм аның дөньяга карашы башкача. Бездәге дөнья тормышыннан тәҗрибәсе булган артистны эзләсәк, бер кешене генә атап була, ул – Зуля Камалова. Дөнья тәҗрибәсе Евровидениедә җиңәсеңме икәненә тәэсир итә

"Татарстан үз эченә бик ябылган”

Минем әйтүемне тәнкыйтьләрләр инде, әмма Татарстан үз эченә бик ябылган. Яңа хисләрне, яңа идеяләрне кертмисез.

Җамаланың җырын тыңласаң, аның бер өлешендә генә кырым татар мотивлары, бер кырым татар сүзләре бар. Җыры инглизчә, аранжировкасының стиле халыкара, аны кырым татарныкы дип әйтеп булмый.

Моны эшләр өчен Татарстанда барлык мөмкинлекләр дә бар, ләкин моның өчен яңача караш кирәк.

Сездә бик әйбәт берничә ансамбль бар. Мәсәлән, Oscar. Башкалар да бар. Ә сезнең телевидение, радио аларга урын бирми. Ә сезнең, гафу итегез, килде-китте мәгънәсез эстрада күпме яңгырый?

Эстрада булсын, мин аны бетерергә теләмим. Әмма эстрадага, халык музыкасына, заманча музыкага, классикага - барысына да мөмкинлекләр бирсеннәр. Ләкин аларга мөмкинлек бирмиләр, берсен генә күтәрәләр. Чөнки ул бизнес. Алар үзләренекен күтәрә.

“Альтернатив башкаручыларга беркем ярдәм итми”

-Яңа буын җырчылар концерт оештырса, тыңлаучылары аз була. Бу нәрсә белән аңлатыла? Мәсәлән, ун ел элекке альтернатив музыка башкаручылар заллар җыя ала иде, хәзергеләр ул кадәр популяр түгел.

-Төрле сәбәпләр бар. Берсе – маркетингка күпме акча тота алалар. Шул ук сәбәп. Кемгәдер телевидениедә реклама бар, кешеләр аны белә. Ә альтернативка беркем ярдәм итми.

Финляндиядә альтернатив башкаручыларга мәдәният министрлыгы ярдәм итә. Менә бер мисал. Мин җанлы татар музыкасы фестивале оештырдым. Хельсинки шәһәренең мәдәният оешмасы миңа 5 мең евро бирде. Бер караганда, аларга татар музыкасы нәрсәгә кирәк? Юк, алар бездә азчылык булган фин татарлары заманча халыкара фестиваль уздыра дип горурлана. Уйлап карагыз – без 700 кеше.

Мин дә фламенко гитаристы белән гитара фестивале алып барам. Аңа да шәһәр, мәдәният министрлыгы акча бирә.

Ә монда ул бармы? Юк. Киресенчә алар синнән сорый. Бу әйбер бит мәдәният министрлыгының үзе өчен кирәк, алар мәдәният бай булсын дип тырыша. Мәдәни байлык бит ул төрле стильләрне үстерүдән килә, чөнки алар үссен өчен бер берсенә тәэсире бик кирәк. Шуның өчен альтернатив, рок, поп музыкалар бергә эшләсен, аралашсын иде. Һәр стильне өскә күтәрергә кирәк. Ә ул сездә юк.

-Шундый ук альтернатив музыка фестивален оештырсагыз, кемнәрне чакырыр идегез? Берсен атадыгыз инде, тагын кемнәр чакырылырга мөмкин?

-Акчадан тормаса, бер атналык фестиваль оештырыр идем. Халыкара артистлардан Әнвәр Измайлов, Зуля Камалова, табигый, Җамаланы әйтер идем.

Сездәге заманча музыкантлардан Yummy Music, Oscar, Альберт Исмаил, Рәдиф Кашаповны әйтеп китәр идем. Алар финнарга да кызыклы булыр иде.

Күпме кешене чакыру акчадан тора. Мин хәзер исемнәр тезәрмен дә, әмма бит бер атналык фестиваль оештыра алмыйм. Бәлки ике көнлек булыр, бер концертта ике, максимум өч артист була ала. Ике көнлек булса, 4-5 артист була инде.

“Киләсе елда Финляндиядә альтернатив музыка фестивале оештырылырга мөмкин”

-Бу фестиваль кайчан оештырылырга мөмкин?

-Киләсе елда язын яки көз. Әмма бераз кыенлыгы бар. Финлияндия киләсе елда 100 еллыгын уздыра, шул сәбәпле концерт заллары хәзердән үк алып куелган. Шуңа күрә финансларны, залларны, артистларны ничек бер көнгә китерү турында уйланам.

“Иң популяр татар бренды – нефть”

-Татарстанда соңгы елларда татар брендын үстерү кирәклеге турында күп сөйлиләр. Бездә җитештерелгән нинди татар брендларын сездә беләләр?

-Финляндиядә татарлар турында кызыксынсалар да, бик күп белмиләр. нәрсә популяр. Нефть. Табигый, мин шаяртып әйтәм.

Минем сезнең бизнес паркларыгызда булганым бар. Сезнең яңа буынга бик өметләнәм. Музыкада гына түгел, бизнеста да яңа буынга көч куеп, алар белән эшли башларга кирәк.

“Татарстаннан килгән җыр-бию ансамбльләре чыгышларында совет тәме бар”

Минем бу хакта элек тә әйткәнем бар. Германия, Финляндиядә Татарстан көннәре була. Шуларны уздырганда нәрсәдә хата? Һәрвакыт безнең татар җырлары, биюләре күрсәтелә, һәрвакыт шуларны китерәбез. Халыкны заманча артистлар, яңалык кызыксындыра. Боларның барысын күрсәтсәк, андагы газеталар күбрәк язар иде. Ә борынгы мәдәният ул аз гына кирәк. Ә безгә хәзергә кадәр шул ук җыр-бию ансамбльләре килә. Мин берничек тә аларның дәрәҗәләре начар дип әйтмим, әмма ул гына җитешми, чөнки аларның чыгышларында совет тәме бар. Европага без заманча артистларны, Зуля Камалованы, Yummy Music, Super Tatar ны китерсәк, ул күбрәк кызыксындырыр иде һәм Татарстан көннәренә күбрәк кеше килер иде. Мәдәният ягыннан таныштыргач, бизнесны башлавы җиңелрәк.

Президентыгыз яңа буын бизнесменнары белән кызыксына, алга этәрә. Әмма карашларның яңартылмавы проблемасы бар кебек. Кемнәр шушының өчен җаваплы, шуларның карашларының яңаруы яки алар урынына яңа буын үсүе кирәк. Кемнәр яшьрәк һәм кемнәр динамиграк.

Сездәге күп яшьләр халыкара университетларда укып кайткан. Аларны сез ник үзегезне халыкара дәрәҗәгә күтәрү өчен кулланмыйсыз? Алар халыкара дәрәҗәдә нәрсә кызыксындыра икәнен белә, чөнки ул аларның буыны. Хәзер 20-30 яшьлекләрнең заманы, алар нәрсә кирәген белә. Ә алардан кем дә булса сорыймы? Юк.

“Милләт өчен бушлай эшләсәң, моралең көчлерәк була”

-Финляндия президенты татарларны чит халыкның җирле гадәтләрне кабул итеп, шул ук вакытта ассимиляцияләшмичә сакланып калу үрнәге итеп күрсәтте. Халык ничек шундый дәрәҗәгә ирешә, таныла ала. Моның рецептын әйтә аласызмы?

-Шушы принципларны истә тотарга кирәк – үз телеңне, динеңне сакларга, өйдә татарча сөйләшергә. Бу өйдә эшләнмәсә, мәктәптә йөреп өйрәнелми.

Икенче әйбер. Безнең берничә йортыбыз бар. Бабайларыбыз аларны бурычка акча алып ясаттылар да, ул безгә әле дә табыш китереп тора. Безгә дәүләттән һич тә акча кирәкми. Безгә кирәкле укытучы, имамнар өчен без үзебез акча түли алабыз. Аннары без автономиядә бушлай эшлибез. Безнең җитәкчебез Атик Али ничә сәгать эшли, әйтә дә алмыйм. Без барыбыз да автономидә аена унар, бәлки йөзәр сәгать эшлибез. Укытумы, диниме, мәдәни программалар булсынмы – түләүсез эшлибез. Бездә мәдәният, спорт оешмалары бар. Аларда да бушка эшли.

Бу безнең мораль өчен бик әйбәт. Бөтен кеше мөмкин кадәр аз эшләп, күп акча алу турында уйлый торган заманда, бу эшне син бушлай башкаргач, моралең көчлерәк була. Мөмкин кадәр яхшы булсын дип эшлисең, әмма түләү алмыйсың. Ул яхшы әйбер.

“Фикер азатлыгы – иң зур әйбер”

-Иҗатчы беренче хезмәтен төгәлләүгә, икенчесенә керешә. Казанга килүегезнең сәбәбе шулар белән бәйлеме?

-Супер татар ансамбле белән ел ахырына кадәр Россиядәге зур шәһәрләрдә гастрольләр ясарбыз дип уйлыйм. Мин хәзер кая телим шунда бара алам, минем хәлләр шундый. Шушы мөмкинлек булгач, яңа буын музыкантлар белән аралашам. Танышу да, фикер алышу да мөһим. Татар конгрессында яшьләр җитәкчесе Тәбрис, Альберт Исмаил, дизайнер Гүзәл Гарипова белән күрешкәч, яңа идеяләр туа. Сездә монда бик күп яшь талантлар бар. Ул кешеләр белән халыкара дәрәҗәдә зур мөмкинлекләргә ирешергә була. Аларны кулланырга кирәк. Фикер азатлыгы иң зур әйбер.

Танылгандыр инде, бер әйтемем бар, әңгәмә азагында шуны әйтәсем килә. It’s only rock n' roll but we like it. Peace and love.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100