news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Д.Мостафин:“Яңа стандартларны эшләүдә предметлар белән бәйле өлкәгә игътибар итәргә кирәк"

Ярты ел эчендә төп һәм урта мәктәп өчен стандартлар эшләнеп расланырга тиеш

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Россия Федерациясендәге заманча тел вәзгыяте үзенә зур игътибар бирүне таләп итә. 2002 елдагы сан алу нәтиҗәләре буенча, илебез территориясендә 142 милләт вәкиле яши. Соңгы елларда мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә, уку процессында кулланылучы телләрнең саны 55тән 78гә кадәр арткан. Милли республикаларда, билгеле булганча, туксанынчы-ике меңенче елларда туган (рус булмаган) телдә белем бирүче уку йортлары арту тенденциясе күзәтелде. Россия Федерациясендә, уртача алганда, мондый учреждениеләрнең саны 13,5 проценттан алып 55 процентка кадәр үскән. Безнең республикада татар телендә белем алучы укучыларның саны 12 проценттан 52, 7 процентка кадәр арткан”, - дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Казанда узучы “Икенче буын уку стандартларына күчү шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы вакытында.
Данил Мостафин 309 нчы федераль законның 3 компонентлы бирү системасын бетерүен, бүгенге көндә милли, төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрнең исәпкә алыначагы дәүләтнең гарантиясе закон белән ныгытылмаганлыгын билгеләп үтте. Ә бу, үз чиратында, туган телдә белем бирү вәзгыятенә йогынты ясаган. 2007 елда татар телле укучыларның 52,7 проценты үз ана телендә белем алса, 2009 елда бу күрсәткеч 48, 4кә төшкән.
“Билгеле булганча, федераль белем бирү стандарты расланды. Аны эшләүдә катнашкан республиканың фәнни-педагогик җәмәгатьчелегенә рәхмәт белдерәм. Аның нәтиҗәсе бар. Иң мөһиме – төбәк, милли һәм тел үзенчәлекләрен исәпкә алу буенча Татарстанның һәм безнең фикердәшләребезнең тавышын ишеткәннәр. Һәм безнең тәкъдимнәрнең барысы диярлек исәпкә алынган. Яңа стандартларның үзенчәлеге шунда: төп белем бирү программалары эчтәлегендә төбәк, милли һәм этномәдәни өлешләр интеграцияләнгән. Нәтиҗәдә расланган стандарт Россия Федерациясе халыкларының белем алудагы ихтыяҗларын исәпкә алуны таләп итә. Рус һәм туган телләрне өйрәнүгә, уку һәм татар телендәге укуга бердәм таләпләр куелуы мөһим. Бу бер дәрәҗәдә җаваплылык тоеп, тирән итеп рус һәм туган телләрне өйрәнергә һәм белергә мөмкинлек бирә. Туган тел һәм туган телдәге әдәбият башлангыч мәктәп өчен төзелгән федераль белем бирү стандарты уку планының мәҗбүри өлешенә кертелгән”, - дип аңлатып үтте Д.Мостафин.
Урынбасар сүзләренчә, уку планының инвариант (мәҗбүри) өлеше буенча фикер алышулар узган. “Безнең карашка, ул Россия Федерациясе халыкларының төбәк, милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Ярты ел эчендә төп һәм урта мәктәп өчен стандартлар эшләнеп расланырга тиеш. Данил Мостафин аларны эшләгәндә телләр укытуга гына түгел, предметлар белән бәйле өлкәләргә игътибар итүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot