news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Д.Мостафин: “Фикер алышуга башланыч гомуми белем бирү буенча өч стандарт проекты чыгарыла”

Данил Мостафин журналистларның игътибарын А.Кондаков җитәкләгән төркем эшләгән белем бирү стандарты проектына юнәлтте. “Монда Россия мәктәпләрендә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү концепциясе тәкъдим ителә. Бу документ аеруча зур игътибар бирүне сорый”

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектлары өстендә алып барылган эш белән таныштырды. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 2 нче июнендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Проектлар” бүлегендә, фикер алышу максатыннан, әлеге гомуми, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү стандартлары проектлары урнаштырылды.

Фикер алышуда 14 көн дәвамында ата-аналар да, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә, рәсми эксперт оешмалары да катнашып, әлеге проектлар буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала.

Данил Мостафин гомуми белем бирү стандарты проектларына тәфсилләп тукталып: “Билгеле булганча, алар озак вакыт дәвамында белем бирү җирлегендә бәхәсләр һәм фикер алышулар предметы булды. Фикер алышуга башлангыч гомуми белем бирү буенча өч стандарт проекты чыгарыла. Әлегә сүз башлангыч гомуми белем бирү турында гына бара. Төп гомуми белем һәм урта белем бирүгә кагылышлы стандартлар турында фикер алышу бу елда булмастыр”, - диде урынбасар.

Татарстаннан стандартлар буенча фикер алышуда катнашучы рәсми эксперт оешмасы дип ТР Яшь педагоглар ассоциациясе билгеләнгән. Алар үз тәкъдимнәрен әзерләп җибәрәчәк.

Данил Мостафин бүген журналистларның игътибарын Александр Кондаков җитәкләгән төркем эшләгән белем бирү стандарты проектына юнәлтте. “Монда Россия мәктәпләрендә укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү концепциясе тәкъдим ителә. Бу документ аеруча зур игътибар бирүне сорый. Чөнки безнең экспертлар беренче тапкыр фикер алышу вакытында әлеге документта белем бирү җирлегендә диннең ролен көчәйтүгә кагылышлы мәсьәләләрне күргән. Безнең фикеребезчә, бу гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенә кагылмый”, - диде Д.Мостафин.

Данил Мостафин сүзләренчә, экспертлар моңарчы Татарстан тарафыннан кертелгән күпчелек тәкъдимнәрнең А.Кондаков җитәкчелегендә эшләнгән стандарт проектында игътибарга алынганын һәм чагылыш тапканын искәргән. Шулай да килеп җитмәгән яклар да бар әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot