news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Медведев Ульяновскида Дәүләт Советының транспорт проблемалары буенча Президиумын үткәрә

Ульяновскида дәүләт башлыгы Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән дә очрашачак

(Казан, 24 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Ульяновскида Россия Президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы була. Илнең транспорт комплексын инновацион үстерү – утырышта каралачак төп мәсьәлә әнә шул.
Утырышта Дәүләт Советының эшче төркем җитәкчесе, Санкт–Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм Россия транспорт министры Игорь Левитин докладлар белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Вести.ru.
Эшче төркем тарафыннан әзерләнгән докладта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Россия транспорт комплексының үсеш темплары техник һәм технологик параметрлар буенча нык үскән илләрдән сизелерлек калыша. Бу транспорт комплексында дәүләт ярдәме күрсәтү системасы һәм инновацияләрне стимуллаштыруның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы, шулай ук транспорт машина төзелеше тармаклары һәм транспорт хезмәтләре базарының кайбер өлкәләрендә көндәшлекнең дәрәҗәсе түбән булу аркасында килеп чыга, бу исә предприятиеләрне инновацияләрне гамәлгә кертүгә стимуллаштырмый.
Беренче чираттагы бурыч – халыкка транспорт хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм илнең барлык өлкәләренең транспорттан файдалана алуын тәэмин итү. Инвалидларның транспорттан файдалана алуын тәэмин итү өчен инновацион карарлар әзерләү мәсьәләсен аерым карарга тәкъдим ителә. Куелган бурычлар арасында шулай ук заманча транспорт чаралары һәм транспортның яңа төрләрен җитештерүне үстерү, заманча транспорт инфраструктурасын булдыру кебек бурычлар бар.
Шулай ук транспорт комплексы белән идарә итүдә инновацияләр, транспортта электрон хезмәтләрне гамәлгә кертүгә бәйле бурычлар да куела.
Ульяновскида дәүләт башлыгы Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән дә очрашачак. Президентлар карабах проблемасын җайга салу хакында фикер алышачак һәм шәһәрдәге мәйданнарның берсенә Гейдар Алиев исемен бирү уңаеннан үткәрелүче тантаналарда катнашачак, дип хәбәр итте «Интерфакс»ка Кремльдәге чыганак. Очрашу барышында дәүләт башлыклары актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуны дәвам итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100