news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Д.Медведев: “Террорчылыкка каршы көрәш – РФ көч структураларының төп бурычларыннан берсе”
РФ Президенты белдергәнчә, бүгенге көндә Россиянең барлык көч ведомстволары алдында террорчылыкка каршылык күрсәтү бурычы тора
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев белдергәнчә, террорчылыкка каршы көрәш Россия көч структураларының төп бурычы булып кала, дип хәбәр итә «Интерфакс».
“Бүгенге көндә Россиянең барлык көч структуаралары алдында иң куркыныч янауларның берсе – террорчылыкка каршылык күрсәтү бурычы тора”, - диде дәүләт башлыгы Кремльдә узган тантанада. Аның барышында ул офицерларны югары вазифага билгеләнүләре һәм аларга югары хәрби (махсус) дәрәҗә бирелүе белән котлады.
Д.Медведев искәртеп узганча, бу юнәлештәге бурычлар һәм планнар хакында Россия Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегияләрендә сүз барган. “Шуңа да карамастан, Төньяк Кавказдагы хәл һаман да катлаулы булып кала, мин Федераль Җыенга Юлламада да бу хакта әйттем. Бу Федераль иминлек хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, башка махсус ведомство хезмәткәрләренә катгый таләпләр куя. Террорчылыкка каршы барлык юнәлешләрдә дә эш алып барырга кирәк”, - диде ул.
“Җинаятьләрне ачу дәрәҗәсен арттырырга, юлларда тәртип һәм куркынычсызлыкны ныгытырга, коррупциягә каршы көрәшергә, бизнеска булган криминаль басымга каршы торырга кирәк. Хокук бозуларны кисәтү – аерым бурычларның берсе”, - дип ассызыклады Д.Медведев.
“Җәмгыять җәзаларны үтәтү Федераль хемәте учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләреннән хөкем ителүчеләрне туры юлга бастыру һәм социаль адаптацияләү буенча нәтиҗәле чаралар көтә”, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, иректән мәхрүм итүгә альтернатив җәза төрләрен куллану тәҗрибәсен дә киңәйтергә кирәк.
Дәүләт башлыгы наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәткә “наркотрафик маршрутларын ачыклау, норкобизнес өлкәсендә җинаятьчел төркемнәр эшчәнлегенә чик кую” бурычын куйды. Ул наркоманияне кисәтүгә даими игътибар бирергә кирәк дип саный. Д.Медведев хезмәткә башка ведомстволардагы коллегалары белән берлектә нәтиҗәле дәүләт наркомониторингы системасын булдыруны йөкләде.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы эшчәнлеге хакында сөйләгәндә, Президент аларның профессиональ әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Президент шулай ук тиздән илебезнең Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәчәге хакында искәртте. “Моннан 65 ел элек безнең ата-бабаларыбыз илебезне һәм дөньяны фашизм коллыгыннан азат итте. Бездә бүгенге көндә дә яшүсмерләр армиядә, флотта, көч структураларында хезмәт итүләре белән горурлансын, әлеге эшкә омтылсын, аны яратсын һәм үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәсен өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм”, - дип сүзен йомгаклады Д.Медведев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot