news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Д.Медведев төбәкләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче кабул итү бүлмәләре оештыра
Аларны Владимир Путинның кабул итү бүлмәләре белән чагыштырырга кирәкми: алар иҗтимагый оешмалар буларак эшли
Скопировать ссылку
(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев үзенең вәкаләтле вәкилләренә барлык округларда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча РФ Прездентының кабул итү бүлмәләрен оештырырга тәкъдим итте. Калган өлкә үзәкләрендә эшне федераль инспекторлар оештыра.
Аларны Владимир Путинның кабул итү бүлмәләре белән чагыштырырга кирәкми: алар иҗтимагый оешмалар буларак эшли. Медведевның кабул итү бүлмәләре түрәләрнең гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләвен җайга салырга ярдәм итәчәк. Әмма метражы һәм җиһазландырылышы ягыннан алар Владимир Путинның кабул итү бүлмәләренә җавап бирергә тиеш, дип яза “Ведомости” газетасы.
Медведев кабул итү бүлмәләрен апрель аенда ук, быел беренче тапкыр гражданнарны кабул иткәннән соң оештырырга кушты, диде Президентның матбугат секретаре Наталья Тимакова. Әлегә эшкә хакимият җитәкчесе урынбасары Александр Беглов кураторлык итә.
“Ведомости” газетасы билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы башкаласында кабул итү бүлмәсе Түбән Новгород Кремлендә урнашачак, диде вәкаләтле вәкиллек хезмәткәре Сергей Андрейничев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2