news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Д.Медведев РФда яңа производстволар арасыннан Татарстан предприятиеләрен аерым билгеләп үтте

РФ Премьер-министры сүзләренә караганда, быел Россиядә 300 дән артык яңа эре һәм урта производство гамәлгә куелган

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Быел Россиядә 300 дән артык яңа эре һәм урта производство гамәлгә куелган, аларда ун меңнәрчә яңа эш урыннары булдырылган. Бу хакта РФ Премьер-министры “Дмитрий Медведев белән сөйләшү” программасы кысаларында әңгәмәсендә федераль телеканаллар журналистларына  белдерде.

РФ Хөкүмәте җитәкчесе Татарстанда эшли торган предприятиеләрне билгеләп үтте, аерым алганда, күптән түгел ТР га эш сәфәрендә танышкан Түбән Кама, Чаллы яңа производстволары һәм “Алабуга” МИЗ турында сүз барды. “Берничә производствоны карадык. Алар – заманча, егәрлекле нефть химиясе комбинаты, "Ford Sollers" роботлаштырылган автомобиль производстосы”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.

Фотосурәт government.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot