news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Медведев: «Регионнар, бизнес вәкилләре спорт мәсьәләсендә үзләренең ролен уйнарга тиеш»

Физик культура һәм спортка теләсә кайсы регион бюджетында чыгымнар өстенлекле каралырга тиеш, дип басым ясап әйтте РФ Президенты

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумына старт биреп, РФ Президенты Дмитрий Медведев шул вакыйга уңаеннан ясаган чыгышында аның ел саен үткәреләчәген һәм, шул рәвешле, спортта яңа традициягә нигез салыначагын игълан итте. «Бу залда регионнар, халыкара спорт оешмалары җитәкчелеге вәкилләре, танылган спортчылар һәм тренерлар, иҗтимагый структуралар һәм Мәскәүдән җитәкчеләр җыелган. Безнең барыбызны да спорт өлкәсенә игътибар һәм, бергәләшеп тотынмый торып, илебездә спортны тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмаячагыбызны тану берләштерә дип ышанам. Бу исә Россия гражданнары сәламәтлеге, Россия абруе дигән сүз», - диде Президент. 

Россия спортчылары иң дәрәҗәле ярышларда катнашып, дөнья, Европа чемпионатларында иң мактаулы урыннар алды, меңләп Олимпия рекорды куйды, Россия үзенең казанышларын арттыра бара: хоккей буенча титулыбызны кайтара алдык һәм футбол буенча уңышларыбыз бар,  теннис, спорт йөреше буенча һәм спортның башка төрләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирештек - болар барысы да илебез белән горурланырга мәҗбүр итә, дип искәртте ул. «Илдә массакүләм спорт һәм физик культура торгызыла башлады. Федераль һәм региональ программалар кысаларында спорт сарайлары, спорт заллары, бассейннар, шугалаклар, стадионнар, спорт-сәламәтләндерү комплекслары төзелә. Быел гына да Россиядә 200ләп спорт объекты төзелде, тагын 170ен ел ахырына кадәр төзеп бетерергә тиешбез», - диде.

Фикерен дәвам итеп, финанс яктан кыенлыклар булуга карамастан, физик культура һәм спортка теләсә кайсы регион бюджетында чыгымнар өстенлекле каралырга, регионнар һәм бизнес вәкилләре бу мәсьәләдә үзләренең ролен уйнарга тиеш, дип басым ясап әйтте Д.Медведев. «Моннан кала, җәмәгать энергиясе һәм гомуми инициатива булу мөһим. Спорт белән шөгыльләнү өчен шартларны яхшырту теләге булган урыннар күзгә бәрелеп тора, һәр ишегалдында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш, мәсәлән, Казанда шундый хәл күзәтелә. Бу форумның Казанда – 2013 елдагы Универсиада башкаласында, үзенең спорттагы традицияләре белән хәзердән үк танылган шәһәрдә узуына мин бик шатмын», - диде ул. Үзенең Казандагы 177 нче мәктәбендә булуын искәртеп, андый мәктәпләребез бөтен регионнарда да булса, без спорт буенча дөньяда әйдәп баручы ил булырбыз, чөнки башта ук спорт корылмаларына игътибар биргән мәктәпләр микрорайондагыларны үзенә спорт белән шөгыльләнеп булуы белән дә җәлеп итә, димәк, уңышларыбыз бермә-бер артачак, дигән фикерен җиткерде ил җитәкчесе. Бөтен илебез Татарстанның «Ак Барс» һәм «Рубин» командалары уңышлары белән горурлана, шул уңайдан котлыйбыз, диде Президент Д.Медведев. Аннары илебез күләмендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне системага куеп, балалар бакчасы, мәктәптән алып балалар һәм яшүсмерләр секцияләреннән университет спортына кадәр җиткереп үстерү, спорт белән  шөгыльләнү уку программасының әһәмиятле өлеше итү бурычы куйды һәм шул вакытта гына спортта яхшы нәтиҗәләргә киләчәкбез, диде.

«Күптән түгел федераль университетлар булдыру турындагы указны имзаладым. Казан дәүләт университеты хәзер федераль югары уку йорты дәрәҗәсенә ия. Бу тагын бер тапкыр аның югары дәрәҗәсен раслый», - дип, Президент Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы башкаласына рәсми визитыннан канәгатьлеген белдерде һәм «Россия – спорт державасы» форумы ачылуы белән котлап, аның спортта халыкара һәм эчке проблемаларны хәл итү, илебездә физик культура һәм спорт үсеше перспективалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булачагына ышаныч белдерде.

Форумны алып баручы ролен үтәгән РФ Премьер–министры урынбасары Александр Жуков Казанда спорт объектлары гөмбәдәй үсә торган шәһәр дип атады. ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә, форумны оештыручылар, күп миллионлы спортчылар, галимнәр исеменнән рәхмәт белдерде. Россия Хөкүмәте ярты составта, 23 губернатор, 11 халыкара һәм илебезнең спорт оешмасы вәкиле, 80 субъекттан тагын 3680 катнашучы, 1500дән артык спортчы катнашуын, шушы вакыйгаларны 355 журналист (шуларның 100ләбе – чит илләрнеке) яктыртуын игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100