Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Д.Медведев: “Профсоюзларга, үзләрендәге спорт объектларын коткару өчен, дәүләт белән килешүгә ирешергә кирәк”
РФ Президенты профсоюзлар карамагындагы спорт объектларының бик авыр хәлдәгеләрен коткаруда эшче төркем булдыру буенча йөкләмә бирде
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Илдә профсоюзлар карамагындагы күпчелек спорт объектлары яки сатып җибәрелгән, яки башка максатларда файдаланыла, ә спорт максатларында калганнары деградацияләнә һәм карарга да куркыныч хәзер. Бу хәлдән чыгу өчен, безнең мөхтәрәм профсоюзларга үзләрендә батырлык табып, дәүләт белән килешүгә ирешергә кирәк, бу очракта мин федераль Хөкүмәтне дә, регион җитәкчелеген дә күздә тотам, дип аңлатты бүген Казан Ратушасында барган утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведев.
“Ә бит кайчандыр ул объектларга акчаны бөтен совет халкы җыйган, һич кенә дә бүген теге яки бу процессларның башында торган профсоюз башлыкларының аерым төркеме түгел. Шуңа күрә, Россия Федерациясе вице-Премьеры Александр Жуков рәислегендә эшче төркем булдыруны тәкъдим итәм, анда шундый спорт объектлары булган төп профсоюз җитәкчеләре керсен. Биредә сүз шушы объектларның бик авыр хәлдәгеләрен коткару турында бара. Эш барышын тикшереп тору өчен, Генераль прокуратура вәкилләрен дә кертергә кирәк дип уйлыйм. Объектларның кайберләре буенча йөкләмә биргән идем, вазгыять начарланды гына”, - дип канәгатьсезлек белдерде Президент.
Искәртеп үтәбез: бүген Казан Ратушасында Россия дәүләте башлыгы Дмитрий Медведев рәислегендә РФ Президенты карамагындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага, футбол буенча 2018 елда дөнья чемпионатына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет белән Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз