Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Д.Медведев Европа чемпионатында катнашучыларны котлады
Казан янәдән Европаның иң яхшы спортчыларын каршылый, диелгән Россия Хөкүмәте рәисе телеграммасында.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Европа чемпионатында катнашучыларны Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев телеграмма аша котлады. Россия Премьер-министры имзасы белән булган котлау телеграммасын Россия Бадминтон илкүләм федерация президенты Сергей Шахрай җиткерде.
“Быел Казан янәдән дөнья һәм Европа беренчелеге, Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук үз осталыкларын әле күрсәтергә җыенучыларны һәм җиңү баскычына күтәреләчәкләрне каршылый. Бадминтон Россиядә бик популяр. Теләсә кайсы спорт төре кебек үк, бадминтон характер һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли, яхшы физик формада булырга ярдәм итә”, — диелгән Дмитрий Медведев котлавында.
Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты Казанда 13 февральдә башланып, 18 февральдә төгәлләнә.
Россиялеләр төркем этабында болгарлардан тыш бельгиялеләргә һәм испанлыларга каршы уйнаячак. Россия кызлары башлангыч этапта Төркия, Эстония һәм Латвия җыелмаларына каршы матчлар үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз