Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Д.Медведев: “Башкарасы эшләр күп. Яраткан илебез Россиягә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез”
РФ Президенты ил җитәкчелегенең нәтиҗәле эш критерияләрен белдерде
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Ул ил җитәкчелегенең нәтиҗәле эш критерияләрен белдерде.
Дәүләт башлыгы россиялеләрнең уртача гомер озынлыгын күтәрүне төп критерий дип атады. “2018 елга уртача гомер озынлыгын 75 яшкә җиткерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - дип ассызыклады ул.
5 елдан соң керемнәре яшәү минимумыннан түбән гаиләләр саны 10 процентка түбән булырга, ә Россиядә яшәүче гаиләләрнең күпчелегенең бер кешегә туры килә торган керемнәре урта класс вәкилләренеке белән тигезләшергә тиеш.
Медведев бизнес алып баруның уңайлыгы буенча халыкара рейтингтагы 120 урыннан 40 нчы урынга булса да күтәрүне өченче кретирий буларак атады.
Дүртенчедән, Россиядә ким дигәндә 25 млн. яңа эш урыны булдырылырга, ә эшсезлек 5 проценттан артырга тиеш түгел.
Бишенчедән, Россиянең 5 университеты дөньякүләм рейтингтагы беренче йөзлеккә керергә тиеш.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, Россия гаиләләренең күбесе 15 елга бер тапкыр торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
Соңгы 7 нче бурыч Россия барлык өлкәләргә дә мәгълүмат технологияләрен кертү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм рейтингта беренче унлыкта булырга тиеш.
Дмитрий Медведев дәүләт нәтиҗәле һәм ачык эшләсә, барлык максатларга ада ирешү мөмкин булачак дип белдерде.
“Башкарасы эшләр күп. Яраткан илебез Россиягә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез”, - дип тәмамлады чыгышын Росссия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз