news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Медведев: “Балалар һәм яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырырга кирәк”

Казан ратушасында Россия Президенты Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышын үткәрде

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан ратушасында Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясе физик культура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары һәм 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү Советы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, “Россия – спорт державасы” форумы кунаклары катнашты.
Балалар–яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме күрсәтү утырышның төп темасы булды.
Дмитрий Медведев бүгенге утырышта каралучы темаларның илдә спортны үстерү өчен аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. 2020 елга кадәр исәпләнгән спортны үстерүнең гомуми стратегиясеннән соң, спортны үстерү буенча тиешле программа эшләргә һәм аны конкрет эчтәлек белән тулыландырырга кирәк.
РФ Президенты фикеренчә, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә соңгы елларда Россиядә спортны үстерү буенча федераль үзәкләр һәм төбәкләр тарафыннан алып барылган киң колачлы эшнең нәтиҗәләре ачык күренә.
Аның сүзләренә караганда, ел саен илдә 100 гә якын Бөтенроссия спорт ярышлары үткәрелә. Төрле спартакиадаларда 3,5 миллион мәктәп укучысы катнаша. Бу начар саннар түгел. Әмма илдә 5–16 яшьлек 13,5 миллион бала бар, аларның бер өлеше генә спорт белән шөгыльләнү өчен тулы мөмкинлеккә ия.
“Россиядә биш мәктәпнең берсендә спорт залы юк! Яхшы мәктәпнең спорт залы булмавы мөмкин хәл түгел”, – дип белдерде Дмитрий Медведев. Аның фикеренчә, бу университетларга да кагыла. Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылмаган университет югары уку йорты дип санала алмый.
РФ Президенты мондый хәвефле саннар китерде: Россия укучыларының 80 процентының физик активлыгы түбән булуы ачыкланган. Мәктәп укучыларының өчтән икесе хроник авырулардан интегә. Мәктәп тәмамлаучыларның бары 10 процентын гына тулысынча сәламәт дип әйтергә мөмкин.
“Без балалар һәм яшүсмерләрнең күпчелеге спорт белән шөгыльләнә алсын өчен барысын да эшләргә бурычлы”, – дип ассызыклады Дмитрий Медведев. Аның сүзләренә караганда, финанс кризисы шартларында да Россиядә балалар–яшүсмерләр спортын үстерү өчен барлык шартлар да бар. Бу өлкәдә федераль программалар дәвам иттереләчәк. Спортка тотылган чыгымнар теләсә кайсы төбәк бюджетының өстенлекле маддәсе булырга тиеш. Быел Россиядә 200 спорт объекты файдалануга тапшырылган инде, ел ахырына кадәр тагын 170 объект сафка басачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100