news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына Пензадагы урамга галим исемен бирергә тәкъдим ителде

Быел яз Пензада татар галиме Әдһәм Тенишевка багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел яз Пензада татар галиме, төрки дөньяны өйрәнгән профессор Әдһәм Тенишевның (1921-2004) тууына 100 тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференцияне оештыручылар Пензадагы урамнарның берсенә Әдһәм Тенишев исемен бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Яңа ел алдыннан Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясендә конференцияне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә хакимияте вәкилләре дә катнашты. Утырышта Пензадагы урамнарның берсенә Әдһәм Тенишев исемен бирергә, галим турында фильм төшерергә, өлкәнең туган як тарихы музеенда күргәзмә оештырырга тәкдим ителде.

Шулай ук конференциядә Пенза төбәгендәге һәм күрше өлкәләрдәге татар авыллары тарихына, шул җирлектә туып үскән күренекле татар уллары һәм кызларына багышланган секцияләр дә эшләячәге турында килешенде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, Татарстанның Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, галим Альберт Борһанов Пенза өлкәсенең татар автономиясенә 2021 елны өлкәдә Әдһәм Тенишев елы буларак билгеләп үтәргә киңәш итте. Бу вакыйга татар мәктәпләрендә, музейларда конференцияләр, төрле конкурслар, шәҗәрә бәйрәмнәре оештырырга, танылган татарларга истәлек такталы куярга этәргеч бирер иде, диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100