news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем хәлнең кискен булуын аңлата

Дин әһеле Санкт-Петербургтагы форумда мәчетләр төзүгә рөхсәт бирмәүнең зур проблема булуы хакында хисси чыгыш ясады.

Д.Мөхетдинов: Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар, диюем хәлнең кискен булуын аңлата
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). “Путин портретына тезләнеп намаз укыйлар дип әйтүем, проблеманың абсурдка җитүен аңлата”. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә Санкт-Петербург шәһәрендә юридик форумда ни өчен бик хисси чыгыш ясавының сәбәпләрен аңлатты.

Искәртеп үтик, Санкт-Петербург шәһәрендә юридик форумда Дамир Мөхетдинов Россиядәге 25 миллион мөселман, үзләренең салым түләүче булып та, ни өчен мәчет төзергә хаклары юклыгын аңламыйлар, дип белдерде. “Нигә алар, гафу итегез, Путин портреты төшерелгән газеталарны пычракка җәеп, намаз укырга тиеш. Һәм алар дистә еллар буе шулай эшли. Аларга намаз укырга урын бирмиләр, Хиҗапка рөхсәт юк, хәләл ризык турында әйтәсе дә юк”, - диде Мөхетдинов.

“Без Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә мөселманнарга мәчетләр җитмәү хакында беренче тапкыр сөйләмибез инде. Бу - яңалык түгел. Путин потретын төшергән гәҗиттә намаз укыйлар, дип әйтүем - бу эшнең абсурдка җитүен констатацияләү. Тиешле шартлары булмаган мөселманнар намазны газета җәеп укыйлар, аларда Путинның рәсеме дә булырга мөмкин. Шулай ук мөфтиләр һәм дин әһелләре төшерелгән дини газета да булырга мөмкин”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Кайдадыр мәчет салуны тыялар, ә кайдадыр - куркалар”

“Кайдадыр мәчетләр салуны тыялар, ә кайдадыр салырга куркалар. Һәр төбәкне аерым карарга кирәк. Төньяк Кавказ регионнарында, Татарстан һәм Башкортстанда мәчет төзү белән бәйле проблемалар юк. Ә Мәскәүдә, ничә еллар дәвамында, мөфти Равил Гайнетдиннең Мәскәү хакимиятенә күп тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, мәчетләр төзү әле дә "үле нокта"дан кузгалмады. Үз вакытында Мәскәү мэры Юрий Михайлович Лужков Мәскәү Җәмигъ мәченең 100 еллыгында, Мәскәүнең һәрбер районында мәчет төзеләчәк, дип әйткән иде. 15 елдан артык вакыт үтте инде. Мәскәү Җәмигъ мәчетен яңартудан башка, бернинди мәчет тә төзелмәде”.

“Республика җитәкчеләре бу эшкә игътибар итсә, нәтиҗә башка булачак дип уйлыйм”

“Бу мәсьәләне чишеп була. Бик сабыр булудан тыш, белемле кеше булырга кирәк. Ниндидер мәсьәләне хәл иту турында дини оешма җитәкчесе генә яисә аерым дин әһелләре генә белгертсә, бу - бер хәл. Ә мөселманнар яшәгән республика җитәкчеләре моңа игътибар итсәләр, нәтиҗәләр башка булачак. дип уйлыйм. Мәсәлән, үз вакытында, Чечня республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыйров Мәскәүдә мәчетләр төзелмәү хакында канәгатьсезлеген белгерткән иде”, - диде ул.

Белешмә. Дамир хәзрәт Мөхетдинов - Россиянең мөселман дини, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеклесе, Җәмәгать палатасы әгъзасы, Халыкара мөселман форумының җаваплы сәркатибе, Россия мөселманнар Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең имам-мөхтәсибе; сәясәт фәннәре кандидаты, Хөсәен Фәизханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты ректоры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100