news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Мөхетдинов: Мәктәптә хиҗапка урын юк дисәләр дә, хач салдыруны күз алдына китереп булмый

Россия Федерациясе Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары министрның «хиҗапка мәктәптә урын юк» дигән сүзенә фикерен җиткерде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов «мәктәптә хиҗапка урын юк» дигән сүзгә җавап итеп, дәүләт хакимияте органнарының дөньяви белем бирү чикләрен билгеләүдә эзлексез булуы турында әйтте. Бу хакта ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасында V Раштуа Парламент очрашулары кысаларында узган «Мәгариф системасында рухи-әхлакый тәрбия: торышы, проблемалар, перспективалар» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады. 

Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары үзенең чыгышында Мордовиядәге Азюрка авылы мәктәбендәге вазгыять буенча фикерләрен җиткерде. Дамир Мөхетдинов, мәктәптә хиҗапка урын юк дисәләр дә, Россиядә без укытучылардан һәм укучылардан хачларны салдыруны күз алдына китерә алмыйбыз, диде.

«Дөньяви белем бирүдә үрнәк итеп китерелә торган Франциядә хиҗап та, яһүдиләрнең кипалары да, христианнарның тагып йөртә торган хачлары дә тыелган. Әмма Россиядә без укытучылардан һәм укучылардан хачларны салдыру, мәктәп директорлары, мөдирләре кабинетларыннан иконаларны алдыру турында күз алдына да китерә алмыйбыз. Казахстанда бу көннәрдә укучыдан хачны салдырып алганнар – бу бит гаҗәеп хәл. Шулай ук Төньяк Кавказдагы кайбер субъектларда укытучыларны һәм укытучыларны чишендерүне күз алдына китерә алмыйбыз. Без әлеге мәсьәләнең четерекле булуын аңлап, хакимият органнарының хикмәтле һәм зирәк булуларын сорыйбыз», – дип белдерде ул.

Мәгълүм булганча, Мордовия хакимиятенең Азюрка авылындагы мәктәптә мөселман укытучы хатын-кызларга башларына яулык киюне тыярга омтылуыннан соң Россиядә мөселман яулыгын кию мәсьәләсе кискен булып күтәрелде. Бу вазгыятькә Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы да үз фикерен җиткерде. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм Батров, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100