news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Д.Мөхетдинов: Ислам дине вәкиле булсам да, дин нигезләрен укытуда узышу булмавын телим

Россия Мөселманнары диния нәзарәте вәкиле "Мәскәү артыннан куышып, титуллы халык дине мәдәниятен көчләп укытырга тотынуларын теләмим", дип белдерде.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). РФ Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Дәүләт Думасында V Раштуа Парламент очрашулары кысаларында узган “Мәгариф системасында рухи-әхлакый тәрбия” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә дөньяви белем бирүдә дәүләт хакимиятенең каршылыклы позициясе турында әйтте. 

Утырышта Дамир Мөхетдинов дәүләт хакимияте органнарының дөньяви белем бирү чикләрен билгеләүдә эзлексез диде. "Россиянең мәгариф системасына “Россия халыклары рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” предметын керткәннән соң, мәктәпләргә намус, әхлак, Россия халыкларының дуслыгы турында сөйләшүләр әйләнеп кайтыр дип көтелгән иде. Әмма 2016 елның көзендә, укыту программасы бер генә конфессия өчен әзерләнгәне беленгәч, мөселманнар гына түгел, Россиянең күп кенә башка халыклары, моны тискәре кабул итте.  Мәгарифнең дөньяви характерга туры килмәве итеп кабул иттеләр. Шулай ук “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” курсы өчен “Ислам мәдәнияте нигезләре. Укытучы китабы” методик әсбапны яшерен эшләү, мөселман оешмалары белән киңәшләшмәү нәтиҗәсендә программада кимчелекләр дә булды", - диде РФ Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары.

 “Россия халыклары рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” темасы турында сүз алып барганда, мин ислам дине вәкиле булсам да, дин нигезләрен укытуда узышу факторы булмавын теләр идем. Мәсәлән, Мәскәү, Белгород христиан дине буенча дәресләр кертсә, Татарстан, Тыва һәм Калмыкия Мәскәү артыннан куышып титуллы халык дине мәдәниятен көчләп укытырга тотынуын теләмим. Нәкъ менә бу очракта, ә хач тагу, яулык бәйләүдә генә түгел, дини фактор шәхси мөһимлектән иҗтимагый һәм сәяси әһәмияткә ия була. Мондый сәясәт көтелгән уңай нәтиҗәгә китермәскә мөмкин. Без хакимият органнарын әлеге мәсьәләнең четерекле булуын аңлап, хикмәтле, зирәкле булуларын сорыйбыз", - дип сөйләде Дамир Мөхетдинов. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100