news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөм-Дөм авылы мәчете янына җиләк-җимеш агачлары утыртканнар

Бакчаны булдыру ниятен авылның имам-хатыйбы Илшат Галиев башлап жибәргән.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Якшәмбе көнне Алабуга районы Дөм-Дөм авылы мәчете янындагы мәйданда җиләк-җимеш агачлары утыртканнар. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бакчаны булдыру ниятен авылның имам-хатыйбы Илшат Галиев башлап жибәргән. Можга шәһәре питомнигыннан алмагачлар, грушалар, ясмин үсентеләре сатып алганнар.

"Бакчага агачлар утырту өмәсендә мәктәптә укучы балалар, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм авылыбыз өлкәннәре катнашты. Киләчәктә бу бакча тәмле алмалары, хуш исле грушалары белән авылдашларыбызны сөендерер, ин шә Аллаһ", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100