news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәлилләре көчле булган үз мәсхәбебез бар – Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан мөфтие җомга вәгазе аша экстремистик төркем әгъзаларын ничек танырга кирәген җиткерде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы алдыннан террорчылык һәм экстремизм турында вәгазь укылды. Казанның «Тынычлык» мәчетендә вәгазь укыган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин экстремистик төркем әгъзаларын ничек танырга кирәген җиткерде.
 
«Аллаһы Тәгалә, мин бүген сезнең өчен ислам динен камилләштереп калдырдым, исламны дин буларак кабул иттем һәм мин аннан риза, дип әйтә. Ягъни, безгә ислам дине камил рәвештә килде һәм ул үзгәрергә тиеш түгел. Аллага шөкер, бабаларыбыз кебек үк китапларга таянабыз, намазларны еллар дәвамында үзгәрешсез укыйбыз», – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 
 
Аның сүзләренчә, бүген төрле секталарга ике төп әйбер хас. «Аларның төп галәмәтләре: бүлгәләнү һәм үзгәрүләре. Алар яңа хәдис һәм фикер табалар. Шуны аңлагыз, пәйгамбәребез (с.г.в) бу дөньядан китте һәм яңа хәдисләр барлыкка килә алмый», – диде мөфти хәзрәтләре. 
 
Ул шулай ук үзләрен бер дәүләт дип танытырга тырышкан төркем әгъзаларына да аерым тукталды.
 
«Пәйгамбәребез (с.г.в.) алар турында хәдис калдырды. Әлеге хәдистә: «Кара байраклар кешеләр барлыкка килер. Андый кешеләрне күрсәгез, җиргә иелегез һәм хәрәкәтләнмәгез. Аларга булышмагыз, алар тарафына бармагыз. Чөнки алар хак юлда түгел», – диелде.
 
Мөфти сүзләренчә, аларның үзләре уйлап тапкан «дәүләте» зәгыйфь кешеләрдән тора. «Үзләренә берәү дә әһәмият бирмәгән зәгыйфь кешеләр шул төркемгә иярер, диелә хәдистә. Йөрәкләре тимер төсле каты булыр, күңелләрендә мәрхәмәт хисе булмас. Вәгъдәләрендә тормаслар, кеше сүзенә килмәсләр, үзләрен генә хаклы санарлар, асылда, дөреслектән ерак торылар. Әлеге төркемдәгеләр бер-берсенә кушамат белән эндәшер, чәчләре хатын-кызларныкы сыман озын булыр. Ахыр чиктә бер-берсе белән талаша башлар», – дип ачыклык кертте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 
 
Татарстан мөфтие үзебезнең дәлилләре көчле булган мәсхәбебез булуын, аңа таянырга кирәклеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100