news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләтнеке булмаган пенсияләрне биш елга алданрак алырга рөхсәт итәләр

Россиялеләргә вакытыннан алда - 55 яшьлек хатын-кызларга һәм 60 яшькә җиткән ир-атларга дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы биреләчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләргә вакытыннан алда - 55 яшьлек хатын-кызларга һәм 60 яшькә җиткән ир-атларга дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы биреләчәк. Бу хакта закон проектын хөкүмәт хуплады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта законнар картлык буенча иминият пенсиясен дә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында катнашучылар өчен пенсияләрне дә түләү өчен тигез пенсия нигезләмәсен билгели.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгу яше биш елга киметеләчәк. Шулай ук аны инвалидлар, Ерак Төньяк хезмәткәрләре һәм иминият пенсияләрен вакытыннан алда алу хокукына ия башка затлар өчен тагын да иртә яшьтә билгеләү гарантияләнә.

Документны парламентның түбән палатасының көзге сессиясе барышында карау планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot