news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләтнең беренче затлары киләсе елдан кыскартылган хезмәт хакы алачак

Владимир Путин хезмәт хакын 10 процентка кыскарту турындагы указда каралган вакытны озайткан.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Президент указы нигезендә билгеләнә торган Президентның, Хөкүмәт рәисенең һәм түрәләрнең хезмәт хакларын 10 процентка кыскарту турындагы указ эшчәнлеген озайткан. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Указ нигезендә, кыскартылган хезмәт хакы 2017 ел дәвамында түләнә һәм әлеге тенденция киләсе елга да сакланачак.

Әлеге указ Россия Президенты администрациясендә һәм Хисап палатасы аппаратында эшләүче федераль гражданнарга да кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot