news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләти һәм шәхси компанияләргә полиграфологлар әзерләү Казанда агымга куелыр дип көтелә

Полиграф мәктәбен тәкъдим итү чарасы 10 мартка билгеләнгән

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Дәүләти һәм шәхси компанияләр өчен белгеч-полиграфологлар әзерләү эшен республика башкаласында агымга куярга планлаштырылган, моның өчен Казанда илкүләм полиграф мәктәбе ачылачак. Һәрхәлдә, шәһәр мэриясеннән әнә шундый хәбәр алынды. Полиграф мәктәбен тәкъдим итү чарасы исә 10 мартка билгеләнгән һәм ул “Казан” милли мәдәният үзәгендә оештырылачак. Катнашырга теләгәннәр http://www.nsp-kzn.ru/  сайтында заявка бирә ала һәм анда керү ирекле, әлеге мәктәп телефоннары: (843) 277-07-57, 296-18-57.

 

Казанда 1996 елда алынган беренче полиграф (ялган детекторы) буталчык һәм катлаулы җинаятьләрне ачуда башта хокук саклау органнары тарафыннан кулланылган булса, хәзерге вакытта көч структураларының һәммәсендә дә белгеч-полиграфологлар штаты булдырылган, әлеге аппарат гамәлдә киң файдаланыла. Хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләү максатларында полиграфта тикшеренүләр беренче тапкыр шәһәр Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсендә кулланылды, дип шәрехли Казан шәһәре Башкарма комитетының коррупцияне кисәтү  буенча бүлеге башлыгы Олег Новиков. Үз хезмәткәрләрен шушы максатларда тикшереп карау белән кызыксынган коммерцияле компанияләр ихтыяҗлары артып китү төбәктә һөнәри белгеч-полиграфологлар мәктәбе ачуга этәргеч биргән. Белгечләр әзерләү исә Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә көндезге бүлектә алып барыла һәм ул өч модульгә бүленгән. Алдагы икесендә курсантлар эш урыннарында үзлектән тикшеренүләр үткәрү өчен әзерлек һәм белем тупласа, соңгы модульда белемнәр гамәли эш барышында ныгытыла, тестлар уздыруда методик алымнар үзләштерелә, анализлар ясала. Соңыннан, белгеч дипломы алу һәм яңа һөнәри эшчәнлеккә хокуклы булу өчен, булачак полиграфологлар дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш була.     

 

news_right_1
news_right_2
news_bot