news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләтара авиация комитеты, Казанда “Боинг” һәлакәтеннән соң, авиакомпанияләр өчен тәкъдимнәр әзерләгән

Мәсьәләләр очучыларны өстәмә рәвештә әзерләүгә кагыла

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг 737-500” очкычы һәлакәтен тикшерү буенча Дәүләтара авиация комитетының техник комиссиясе хәбәр иткәнчә, РФдә Авиация һәлакәтләрен һәм гражданлык һава суднолары катнашында килеп чыккан инцидентларны тикшерү кагыйдәләре нигезендә, объектив контроль чараларын һәм булган башка мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә, комиссия очуларның куркынычсызлыгын арттыру буенча берничә оператив тәкъдимне тормышка ашыру урынлы дип саный.

Беренче чиратта, директор режимда икенче әйләнешкә киткәндә, эш-гамәлләрне кабатлау буенча очу составы белән өстәмә дәресләр һәм тренировкалар уздыруның урынлы булуын карарга, биеклекнең күрсәткече соңгы чиккә җиткәндә, икенче әйләнешкә китү тәртибенә, радиоэлемтәне алып бару, очкычның катлаулы хәлдә булуын тану (Upset) һәм очкычны катлаулы хәлдән чыгару буенча эш-гамәлләрне кабатлау (Upset recovery) тәртибенә, билгеле бер шартларга бәйле рәвештә, җиргә төшкәндә һәм икенче әйләнешкә киткәндә, һава судносы системасы эшчәнлеге үзенчәлекләрен, очкычның навигация системасы үзенчәлекләрен өйрәнүгә (FCOM бүлеге: FMC Navigation Check и Navigation Position) игътибар итәргә кирәк.

Шулай ук техник мөмкинлекләр булганда, һава судносы экипажына тагын да активрак ярдәм күрсәтү буенча (маршруттан бик нык тайпылган очракта) эчке эшләр бүлеге белгечләренең Эшләү технологияләрен эшләп бетерүне карарга киңәш ителә.

Дәүләтара авиация комитетында “Боинг 737” төрендәге очкычларны эксплуатацияләү тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча очу-техника конференциясен уздырырга кирәк, дип саныйлар.

Дәүләтара авиация комитеты хәбәре буенча, түбәндәге тәкъдимнәр Авиация һәлакәтләрен һәм гражданлык һава суднолары катнашында килеп чыккан инциндентларны тикшерү кагыйдәләре нигезендә Авиация һәлакәте турында хәбәр формасында Һава транспорты федераль агентлыгына (Росавиация) җиткерелгән.

Бүгенгә беренчел әзерлек, “Боинг 737” очкычына яңадан укыту, шулай ук экипаж вәкилләренең даими рәвештә тренировкалар, тикшерүләр узуы буенча “Татарстан” авиакомпаниясе документациясе тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot