news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләтара авиация комитеты Казан аэропортында "Воeing 737" очкычының һәлакәткә очраганда авиация техникасы эшләмәү билгеләрен тапмаган

Тикшерү буенча техник комиссия авиаһәлакәтнең барлык сәбәпләрен һәм факторларын ачыклау эшен тәмамлый

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләтара авиация комитеты (ДАК) Казан аэропортында "Воeing 737" һәлакәткә очраганда авиация техникасы эшләмәү билгеләрен тапмаган. Бу хакта ДАК сайтында хәбәр ителгән.

ДАКның "Татарстан" авиакомпаниясенең "Воeing 737-500" самолеты белән авиация һәлакәтен тикшерү буенча техник комиссиясе авиация техникасының эшкә сәләтлелеген, шул исәптән аварияле очышта биеклек руле белән идарә итү системасын тикшерү һәм анализлау буенча инженер-техник ярдәмче комиссиясе эшләре тәмамлану хакында белдерә.

Биеклек руле белән идарә итү системасының эшкә сәләтлелеген бәяләү өчен берничә тикшерү үткәрелгән. Бу - биеклек руленың сул һәм уң яклары гидроприводларын томографияләү, гидроприводларны тулысынча сүтү һәм торышын бәяләү, гидроприводларның төп бүлгеч җайланмаларын стендта сынау, эчке яктан нинди хәлдә булуын бәяләү өчен гидприводларның кайбер элементларын кисү, самолет хәрәкәтен һәм объектив контроль чаралары язмалары буенча биеклек руле идарә системасының эшен математик модельләү. 

Барлык башкарылган эшләр нигезендә инженер-техник ярдәмче комиссия объектив контроль чараларындагы язмаларда, шулай ук планерның сакланып калган детальләре, агрегатлары, двигательләре һәм системаларында аварияле очышта авиация техникасы эшләмәү билгеләре күренми, дигән нәтиҗәгә килгән. Комиссия авиация һәлакәтенең барлык сәбәпләрен һәм факторларын ачыклау эшләрен тәмамлый.

Искәртеп узабыз: "Татарстан" авиакомпаниясенең "Воeing 737-500 VQ-BBN" авиалайнеры 2013 елның 17 ноябрендә "Казан" халыкара аэропортына төшкән вакытта һәлакәткә юлыккан иде. Самолет У9 Мәскәү-Казан рейсын башкарган. Авиаһәлакәт 44 пассажирның һәм экипаждан 6 кешенең гомерен өзде, - очкычта булган кешеләрдән берәү дә исән калмады.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100