news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт заказларыннан Татарстан җиңел сәнәгать предприятиеләре эшләнмәләре дә читтә калмас

Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре нәтиҗәле эшли һәм аларның продукцияләре игътибарга лаек, ди РФ Оборона министрлыгы вәкиле


(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). РФ хәрби көчләр оешмалары өчен, башка төбәкләр белән бергә, Татарстан җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән товарлар да читтә калмас. Башкаланың “Мехчылар” мәдәният сараенда республиканың “Кожагалантерейная фирма” ЯАҖ, “Швейник” җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Спартак” Аяк кием фабрикасы ААҖ, “Мелита” ААҖ, “Кукмара итек-киез комбинаты” ААҖ, “Карина” җитештерү берләшмәсе, “Алсу” Әлмәт оек фабрикасы ААҖ, “Стиль” ҖЧҖләре эшләнмәләреннән торган күргәзмә белән бүген РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби идарәсе хәрби-фәнни комитет рәисе вазифасын башкаручы Сергей Чесноков белән министрлыкның Дәүләт заказы идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Шумицкий танышты. Делегатларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озатып йөрде.
Дәүләт заказлары турындагы тулы белешмә безнең сайтта урын алачак һәм анда заказларга булган таләпләрнең нинди булырга тиешлеге, нинди бәядән сатып алыначагы да күрсәтеләчәк, ди С.Чесноков. “Әйтергә кирәк, Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре нәтиҗәле эшли һәм аларның продукцияләре игътибарга лаек. Шуңа да алар дәүләт заказлары тәкъдим итүдә катнаша ала.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу визитның дәүләт заказларына бернинди йогынтысы юк. Шул ук вакытта, әгәр дә предприятиеләр гадел эш итсә, ягъни товарларын вакытында өлгертсә, таләпләргә туры китереп эшләсә, без алар белән хезмәттәшлекне икенче елга да дәвам итәчәкбез”.
Әйе, республика предприятиеләре продукцияләре дәүләт заказлары таләпләренә җавап бирә. Ләкин алдагы елларда дәүләт заказларын җитештергәндә беркадәр хилафлык кылган предприятиеләр дә булмаган түгел. Әлеге исемлеккә кергән җитештерүчеләр бүгенге күргәзмәдә дә катнаша, диде С.Чесноков.
Әйтергә кирәк, РФ Оборона министрлыгы вәкилләре бүген берничә җиңел сәнәгать предприятиесе эшчәнлеге белән дә танышкан. “Оборона министрлыгы буенча дәүләт заказлары барысы да Интернетта урын алган. Бу — предприятиеләргә алга таба ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтүче юл. Без исә барлык таләпләрне үтәп, сыйфатны тагын да күтәреп, заказлар юнәлешендә эшне яхшыртырга тиешбез.
Сыйфат мәсьәләсе бүгенге көндә беренче урында тора. Предприятие җитәкчеләре моны аңлап эш итә хәзер”, - диде журналистлар белән әңгәмәсендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов.
Күргәзмәнең соңында исә делегатлар киңәшмәгә китте. “Күрешүдән, утырып сөйләшүдән зарар булмас әлбәттә. Бүгенге сөйләшүдән соң дәүләт заказлары буенча эшләрне система буенча алып барырбыз”, - ди Равил Хаммат улы.





news_right_1
news_right_2
news_bot