news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты Казанда ике көн үткәреләчәк

Юбилей концерт Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 12 һәм 13 декабрьдә булачак.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 80 еллык юбилеен котлауларга корылган кичә форматында түгел, ә ике бүлектән торган концерт-тамаша форматында оештыра. Бүген ансамбль җитәкчелеге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәргән матбугат конференциясендә ансамбльнең юбилей уңаеннан әзерләнгән концерт кына түгел, коллективның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында да сөйләделәр.

Матбугат конференциясендә ансамбльнең директоры Юрий Жуков, сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, баш хормейстеры Нияз Гәрәев, баш балетмейстеры Раилә Гарипова, оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин катнашты.

“Без республика җитәкчелегенең кайгыртучанлыгын тоябыз. Коллективта тотрыклы иҗади атмосфера хөкем сөрә. Безгә иҗат белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган”, – дип сүз башлады ансамбль директоры Юрий Жуков. Ул юбилей концертының Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 12 һәм 13 декабрендә булачагын хәбәр итте.

“80 ел дәвамында ансамбль дөньяда татар милли сәнгатен пропагандалый. Безнең беренчел максат булганны саклау дисәк, көн тәртибендә яңа юнәлешләр эзләү дә, заман белән бергә атлау да тора”, – дип сүзгә кушылды ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Оештыручыларның сүзләренә караганда, коллективның 80 еллыгына багышланган юбилей концерты шушы саклау, пропагандалау һәм заман белән бергә атлау функцияләренең ачык мисалы булып күзаллана.

Айдар Хәмитов, программаның серләрен ачмыйча гына, коллективның 80 еллыгына багышланган юбилей концерты турында да сөйләде. “Концертның беренче өлеше ансамбльнең тарихын күзалларга мөмкинлек бирәчәк – архивтан кызыклы документлар, кызыклы видеоязмалар таптык. Без һәр җитәкчегә, һәр башкаручыга, һәр ветеранга ихтирамыбызны белдерәбез, – диде ул. – Икенче бүлектә иң кызыгы башлана – без тамашачыны ял иттерә торган, ул яраткан номерларны әзерләрдек. Репертуар ягыннан диапазон да булырга тиеш”.

Коллективның баш хормейстеры Нияз Гәрәев: “Ансамбль халкыбызның соңгы 80 елдагы бөтен мәдәни, музыкаль, поэтик, хореографик, драматургик тормышын үзенә сыйдырган. Безнең концертта шул тарих чагылачак. Миңа калса, ул мәдәни тарихыбыз, беренче чиратта җырларда күренә. Беренче номер Мансур Мозаффаровның “Сибелә чәчәк” җыры булган. Чыганак шуннан башлана”, – дип кайбер серләрне дә ачты.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елда оешкан. Аның беренче концерты 1938 елның 30 апрелендә булган. Бүгенге көндә ансамбль штатында 120 кеше бар. Алар арасында – бию төркемендә 32 артист, хор төркемендә 28 артист, оркестрда – 17 музыкант.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100