news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты Разия Тимерханова истәлегенә багышлаган

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең быелгы концерты артист Разия Тимерханова истәлегенә багышланган. Концерт артистның улы Рәүфәл Мөхәммәтҗановның видеога язылган хатирәләре белән башланып китте.

Ансамбль концерты күренекле артистның 100 еллыгына багышлаган. Әнисен зурлаган концертны карарга Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та килгән.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты Камал театры сәхнәсендә бара.

Программада - коллектив репертуарындагы иң популяр җырлар һәм биюләр.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын "Татар-информ" онлайн күрсәтә

news_right_1
news_right_2
news_bot