Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дирижеры: Минем өчен һәр көн эшкә бару зур бәйрәм ул
Венера Гәрәева Татарстанның "Фидакяр хезмәте өчен" медале тапшырылуыннан тәэсирләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дирижеры Венера Гәрәева "Фидакяр хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. “Минем өчен һәр көн эшкә бару - зур бәйрәм”, - дип ул шатлыгын “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.
“Бу һөнәр - минем язмышым. 1961 елда 18 яшьтә килгән идем, миңа хәзер 76 яшь. Мин үземне бүтәнчә берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Дөньяда иң бәхетле кеше миндер, чөнки гомер буе үзеңнең яраткан эшең белән шөгыльләнү, яраткан халкыңа хезмәт итү эш кебек тә түгел, бәйрәм ул. Бәйрәмгә барасың, бәйрәмнән кайтасың. Репертуарны яңа әсәрләр белән баету, яңа яшьләр белән эшләү – зур бәхет бу”, - ди Венера Гәрәева.
Ул хезмәтне күреп, аны шулай югары бәяли белүләре дә зур бәхет булуын әйтте. “Коллективның җитәкчеләренә дә рәхмәтле. Алар миңа игътибарлы булмаса, аларга мин кирәк булмасам, шушы көнгә кадәр эшли дә алмаган булыр идем”, - диде.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артист-вокалисты, "Илһамият" сәхнә ветераннары клубы әгъзасы Эмиль Җәләлетдинов та шушы бүләккә лаек булды. “Бу күктән төшкән бүләк”, - дип бәяләде. “Филармониядә 1662 елдан бирле эшлим. 29 программам бар. Борынгы музыкадан башлап, Гайдн, Бахлардан башлап, бүгенге заманча Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларга кадәр”, - диде.
Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз