news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 80 ел милли сәнгатьне пропагандалый

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – республиканың йөзе, дип бәя бирде мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 80 ел милли сәнгатьне пропагандалый
Александр Эшкинин

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга быел 80 ел тулды. Юбилей бәйрәмен коллектив зур концерт белән билгеләп узарга карар кылган. Кичә, 12 декабрьдә, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә ансамбльнең зур концерты булып узды.

Театр фойесында 80 еллык тарихы булган легендар ансамбльнең үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмә дә оештырылган. Концерт залына узганчы тамашачы ансамбльнең тарихы белән таныша алды.

Юбиляр ансамбльне котларга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килде. Министр бәйрәм концертын башыннан ахырына кадәр тамаша кылды. Соңыннан коллективны котларга сәхнәгә күтәрелде.

“Мин бүген Татарстан Дәүләт ансамблен үзем өчен яңадан ачтым, – диде министр Айрат Сибагатуллин. – Бу ансамбль – республикабызның йөзе. Биредә үз эшенең осталары эшли. Коллективны чит илләрдә дә яратып каршы алалар. Сәхнә ветераннарына да рәхмәт әйтәм. Сез салган юлдан бүген дә баралар. Алар аны бозмады, сәнгать юлын тагы да киңәйттеләр. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән горурланам”.

Айрат Сибагатуллин коллективта уңыш казанганнарга Дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Бәйрәм концерты ике бүлектән гыйбарәт иде. Юбилей кичәсе “Гармун гармун” вокаль-хореографик композиция белән башланып китте. 80 ел милли сәнгатьне пропагандалаган коллективның үткәндәге сәхифәләрен дә концерт барышында тәкъдим ителә барды. Юбилей чарасы видеоконтент белән баетылган. Сәхнәгә куелган зур экранда фольклор экспедиция эшчәнлеге, тарихи сирәк кадрлар күрсәтелде. Ансамбльдә төрле елларда эшләгән, җырлаган һәм биегән сәхнә йолдызларының видео язмалары, бүгенге артистларның чыгышлары белән тәңгәләштереп барылды. Шул рәвешле, легендар коллектив ветераннарының яшьлек чорлары белән “очрашу” оештырылды. Күп еллар элек яздырып калган видеотасмалар ярдәмендә әүвәлге чорларда сәхнә тоткан артистларны күрә алдык.

“Казан кызлары биюе”, “Урман” , “Бормалы су”, “Кәккүк”, “Көмеш беләзек”, “Кияү”, “Бишле биюе”, “Картуф”, “Сандугач”, “Туган як моңнары”, “Чернобровая казачка” һәм башка концерт номерлары аеруча кайнар алкышларга күмелде. Концертның беренче өлешендә ансамбльнең тарихын күзалларга мөмкинлек биргән чыгышлар тәкъдим ителде. Икенче өлеш исә, күңелле, бүгенге көн тамашачының зәвыгын истә тотып әзерләнгән номерлардан торды.

“Ансамбльнең максаты, халык мирасын барлап күрсәтү. Шулай ук, хәзерге заман белән бергә атлау. Яңа юнәлешләр, яңа идеяләр дә эзлибез, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. – Юбилей концерты ике көн барачак. Концерт вакытында коллективта хезмәт куйган һәр ветераны хөрмәтләргә омтылдык. Бездә бит танылган композиторлар, танылган балетмейстерлар, биючеләр һәм җырчылар эшләгән”.

Юбилей концерты бүген,13 декабрьдә дә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим ителәчәк.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елда оешкан. Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә 50дән артык югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.

1938 елның 30 апрелендә – 1 май бәйрәменә багышланган беренче концерты оештырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында ансамбль, филармония артистлары белән, 17 концерт бригадасы төзеп, тылда һәм фронтларда 1700 шефлык концерты бирә.

1945 елда ансамбльне Фәйзи Гаскәров җитәкли, ул талантлы биючеләр буынын тәрбияли. РСФСР һәм Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров куйган биюләр – көнкүрештән алынган, бай эчтәлекле, халык юморы белән өретелгән, көлкеле күренешләргә бай, югары бию техникасы булуы белән тамашачыны үзенә тарта. Аннан соң ансамбльдә Гай Таһиров, Ә.Кәлимуллин биюләр куйган.

Ансамбль артистларының башкару осталыгын күтәрүгә республиканың композиторлары Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Михаил Юдин даими ярдәм итә.
Хәзерге вакытта ансамбль штатында 120 кеше эшли. Алар арасында – бию төркемендә 32 артист, хор төркемендә 28 артист, оркестрда – 17 музыкант исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100