Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт ярдәмен үзләштерергә тырышкан намуссыз эшмәкәрләрнең “кара” исемлеге төзеләчәк
Шул ук вакытта намуслы, уңышлы эшмәкәрләр исемлегедә булдырылачак
(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Ак Барс” үзәгендә Казан эшмәкәрләре өчен уздырылган семинарда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының дәүләт ярдәме буенча программаларда актив катнашмавы проблемасы күтәрелде. Дөрес, мөрәҗәгать итеп ярдәм алган кайбер эшмәкәрләр арасында бу акчаларны проектларга юнәлтмәү очраклары да булган. ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов Эшмәкәрлеккә ярдәм ассоциясе белән берлектә намуссыз эшмәкәрләрнең “кара” исемлеген эшләү, мондый эшмәкәрләрнең йөзен ачуда ММЧ эшкә җигү тәкъдиме белән чыкты.
“Кайбер эшмәкәрләрнең хәйләгә барып, ярдәмне үзләштерү омтылышын да күзәтергә туры килә. Соңыннан аны кайтарырга да теләмиләр. Инвестиция-венчур фондына күптән түгел шуларның берсе белән эш итәргә туры килде”, -ди фонд директоры. Ул - Биектау районында нәселле куян заводын эшләтеп җибәрергә ниятләгәнн Крамин. Ул алган 36 млн. сумлык ярдәмнең яртысын акчага әйләндергән. Аның эзенә төшеп, финансның зур өлешен кайтаруга ирешелгән. Хәзер районда бу заводны эшләтеп җибәрүгә намуслы эшмәкәр алынган.
Чаллыдагы “Автотех” фирмасын җитәкләгән эшмәкәр Китмоненко да дәүләт ярдәмен башка максатларга юнәлдерергә теләгән. Ул тукыма булмаган материаллардан яңа материаллар җитештерергә уйлаган. 11 млн. сумлык ярдәмне 1 атна эчендә тулысынча акчага әйләндергән. Ярты ел вакыттан соң, инде производство эшли башларга тиеш булса да, үзе дә, җиһазлар да, фирманың да эзе суынган. “Ни өчен шушы хәлгә җитәбез. Ассоциация ни карый”, - ди фонд җитәкчесе. Аның белдерүенчә, мондый ялган адымга баручыларның махсус исемлеге булдырылырга тиеш. “Алар алга таба коммерция эше белән шөгыльләнмәскә тиеш. Бер генә кредит оешмасы да, бер генә эшмәкәр дә андый кешеләр белән эшләргә тиеш түгел”, -дип искәртте Айнур Әйделдинов. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, берничә ел дәвамында үзләрен ышанычлы яктан күрсәтүче эшмәкәрләрне дә җәмәгатьчелеккә танытырга кирәк.“Аларның ышанчылылыгы уңай карар кабул итү өчен банклар өчен дә, фонд өчен дә төп критерийларның берсе”, - ди ул.
Шуны күздә тотып ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе элекке традицияләрне яңартып, республикада намуслы, уңышлы эшмәкәрләр исемлеген булдырыру, шул ук вакытта махсус дәүләт ярдәме өчен бирелгән акчаларны үзләштергән намуссыз эшмәкәрләрнең “кара исемлеген” төзү тәкъдимен кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз