news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт ярдәме беренче чиратта фермерларга бирелә – Нәҗип Хаҗипов

Бу бездә язылмаган канун, ди тармак министры урынбасары.

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында VI Бөтенроссия эшмәкәрләре җыенының терлекчелек һәм кошчылык юнәлешендә эш алып баручылар өчен дискуссия мәйданчыгы эшләде. Анда тармак министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Чарага Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев рәислек итте.

"Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр милләттәшләребезнең актив булуы бик сөендерә. Форумда барлыгы 700 кеше катнаша, шуларның 600е Россиянең төрле төбәкләреннән, башкалары исә Татарстаннан. Проблема гади түгел. Ашлык үстерүме, терлек асраумы – барысы да авыр бирелә. Сәбәбе гади – илдәге яшәеш халәтенең безгә күчүе", – диде ул.

Мәгълүм булганча, Татарстанда 2016 елда 484,3 мең тонна ит, 1770,4 мең тонна сөт җитештерелгән. Соңгысының 1207,6 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

"Бездә дәүләт ярдәмен һәрчак беренче булып крестьян-фермер хуҗалары ала, инвесторлар бераз көтеп тора. Бу бездә - язылмаган канун", – диде Нәҗип Хаҗипов, делегатларны Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштырып.

Соңыннан форум делегатлары үзләре шөгыльләнә торган эшмәкәрлек юнәлешләре белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100