Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт транспорты хезмәткәрләренә татар телен өйрәтү буенча интенсивлар көтелә
Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә татар телен өйрәтү буенча интенсивлар кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сату-өлкәсендә эшләүчеләр өчен оештырылган.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда дәүләт транспорты хезмәткәрләренә татар телен өйрәтү буенча интенсивлар көтелә.
Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтте.
«Казанда берничә уку-укыту программасы тормышка ашырылды. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә татар телен өйрәтү буенча интенсивлар кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сату-өлкәсендә эшләүчеләр өчен оештырылды», — дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова.
Ул башкарма комитет хезмәткәрләре өчен аерым курслар оештырылганын әйтте. «Муниципаль хезмәткәрләр тел белү дәрәҗәсенә карап ике төркемгә бүленде. Бу курсларны күпләр яратты, ул илһам өстәде дяиргә була, сату-алу өлкәсе белән беррәттән, бу интенсивны дәүләт транспорты хезмәткәрләре өчен дә эшләргә булдык», — дип белдерде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз