news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт торак фонды: «Соципотека реестрында Татарстаннан 12 меңнән артык гаилә теркәлгән»

Ноябрь башыннан тагын 472 гаилә социаль ипотека программасы нигезендә фатир алу өчен төп реестрга кертелгән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Бүгенге көндә Татарстанда 12 меңнән артык гаилә республика социаль ипотека программасы нигезендә фатир алу өчен реестрга кертелгән. Шуларның 6 мең 324е Казанда яши. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгат Абдуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Абдуллин сүзләренчә, ноябрь аенда Дәүләт торак фонды тагын 472 гаиләне башлангыч исемлектән төп реестрга күчергән. Аларның 250се – Яшел Үзән, 151е - Түбән Кама районында, 50се – Чаллы шәһәрендә, 21е Азнакай, Әтнә, Кукмара, Актаныш, Минзәлә, Чистай һәм Апас районнарында яши.

«2005 елдан башлап республикада гомуми мәйданы 6,6 миллион квадрат метр тәшкил иткән 103 меңнән артык фатир файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда 6 меңнән артык фатирда (мәйданы 350 мең квадрат метрдан артык) өй туйлары узды. Тулаем алганда, ел ахырына кадәр 8 меңнән артык фатир (400 мең квадрат метрдан артык) файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аның 3,5 меңнән артыгы – Казанда», - диде Тәлгат Галиуллин.

Аның искәртүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда торак төзелеше дәвам итә, торак программаларында катнашучыларга фатир ачкычлары тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100